Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:21

Грузия парламенты ярлыкау канунын имзалады


Грузия парламенты спикеры Давид Усупашвили бүген ярлыкау канунын имзалады. Элегрәк президент Михаил Саакашвили аңа вето салган иде.

Канун өлгесен парламент 21 декабрьдә кабул итте. Әлеге канун нигезендә якындагы ике ай эчендә төрмәләрдән өч меңгә якын кеше чыгачак. Ярлыкауга эләгүчеләр арасыннан 190-ын парламент депутатлары сәяси тоткыннар буларак таныды.

Саакашвили әлеге канунның сәяси тоткыннарга кагылган маддәсенә вето салды. Ул бу исемлеккә шпионлыкта, ватанны сату һәм педофилия өчен гаепләнеп төрмәгә утыртылганнарны кертү “дөрес түгел”, дип белдерде. Парламентның күпчелеге (элекке оппозиция) бу белдерүне “популистларча” дип атады.

XS
SM
MD
LG