Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:50

"Ана теле" проекты эшли башлый


"Ана теле" проекты татар телен үзләштерергә теләүчеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Әлегә ул сынау режимында эшли, якын арада рәсми ачылышы көтелә.

Узган елның 7 августында Рөстәм Миңнеханов Education First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләшкән иде. Дөньяга билгеле бу ширкәт татар сөйләм теленә өйрәтүнең заманча ысулларын тәкъдим итте. Бу эш Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде. Проект дәүләт акчасына башкарыла.

“Ана теле” әлегә сынау этабын уза. Интернетта инде анда теркәлеп телне үзләштерә башлаучылар да бар. Уңай кайтавазлар инде ишетелә. Элекке министр Альберт Гыйлметдинов башлаган эшне Энгел Фәттаховка дәвам итәргә туры килде. Министрлыкның милли мәгариф һәм чит төбәкләр белән элемтә бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин “узган елның сентябрендә башланган эш бер көнгә дә тоткарланмады, җәйгә тулысы белән тәмамланып, эшли башлаячак” дип белдерә.

– Раиф әфәнде, тест рәвешендә эшләүче “Ана теле” проектының нинди өлеше башкарылып бетте?

– Татар телен дистанцион укыту проекты әле эшләнеп бетмәде. Бу проект тугыз дәрәҗәдән торачак. Һәрбер дәрәҗәдә сигез бүлек бар. Һәрбер бүлектә дүрт дәрес каралган. Әлегә беренче дәрәҗәнең беренче бүлеге тулысынча башкарылып чыкты. Ләкин бу эшнең башы гына. Барлык тугыз дәрәҗәне дә август аена кадәр эшләп бетерү дигән максат куелды. Һәр ай саен проект зурая барачак, көн саен нидер өстәлә, урнаштырыла. 1 августта ул тулы көченә эшли башлар дип өметләнәбез.

Анда эшләүнең тәртибе бик гади. Адрес буенча кереп кеше теркәлергә тиеш. Ул үзе татар телен ни кадәр белү дәрәҗәсен билгели. Кемдер берни белми яки бераз аңлый, башка кеше ярыйсы гына сукалый ди, ләкин телен чарлыйсы килә. Шунда ук ул биредә укып, нинди дәрәҗәгә җитәргә теләвен дә билгели алачак. Шуннан чыгып автоматик рәвештә кулланучыга үз дәрәҗәсе ачыклана, телне өйрәнүнең күләме билгеләнә һәм ул биремнәр аша өйрәнә дә башлый.

– Ата-аналар мәктәптә гел татар теле катлаулы дәрәҗәдә өйрәтелә, грамматика белән баланың башын бутыйлар дип зарланалар. “Ана теле” тагын әдәби татар теленә өйрәтүгә кайтып калмасмы?

– Englishtown-ның принцибы – инглизнең сөйләм теленә өйрәтү, аралашу телен үзләштерү. Бездә дә фән буларак телне өйрәнү максаты куелмый. Аралашырга өйрәтәбез. Инглиз теле инде сынаулар үткән, бу система шомарган, тотрыклы, шул нигездә кешеләр татар телендә гади һәм аңлаешлы итеп сөйләшергә өйрәнә алыр дип ышанабыз.

Ул бик отышлы формада эшләнгән. Һәрбер дәрәҗәдәге дәресләр видеолар белән баетылган, алар төрле темага төшерелде, тормыштан алынган төрле вакыйгаларга корылган, бик күп фоторәсемнәр ярдәмгә килә, аудиоязмалар урнаштырылган. Биремнәр мавыктыргыч формада башкарылган. Белемне тикшереп карау өлеше зур, тестлар ясалды. Төрле тел лабораторияләре дә бар, сүзлекләр ярдәм итеп торачак. Киләчәктә бу система катлауланачак, онлайн режимда укытучы белән элемтәгә кереп уку, сыйныфларга бүленеп, тел үзләштерү дә каралган.

– Бу эшне кемнәр башкара?

– Ике яктан да команда төзелде. КФУ укытучылары, Чаллыдан тел белгечләре җәлеп ителде. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре бар, алдынгы мәктәп укытучылары бу эштә катнашты. Барлыгы 27 кеше. Бу гына көч җитми. Вакыт аралары кыска, эшне тизрәк һәм сыйфатлырак башкарыр өчен тагын белгечләр кирәк булачак. Ширкәт ягыннан кешеләр интернет сәхифәсен булдырып, аны тулыландыра.

Бу – зур эш. Әлегә көнгә 96 дәрес эшләнде, 96 видеофильм, 5064 аудиоязма, 6888 фоторәсем ясалды, өч дәрәҗәдәге тестлар әзерләнде, һәрбер тест 30-50 биремнән тора.

Моңа кадәр мондый система буенча телне укыту, өйрәтү юк иде. Гади дәресләрдән аерылып тора. Ул билгеле бер урынга беркетелмәгән, һәр кеше мөстәкыйль рәвештә өйрәнә ала. Теләк белдергән кешеләр өчен менә дигән мөмкинлек. Шундый кызык әйберләре бар аның. Кеше теркәлеп, укый башлый, аннары вакыты юк. Бер көн, икенче көн керми, шул вакытта “Ана теле” кулланучысын юксынып, емайл адреска хат җибәрә. “Сез дәресләрне калдырасыз. Без сезне көтәбез, дәвам итик” дип хәбәр сала.

Татар телен инглиз, урыс, татар теле аша үзләштереп булачак. Өч телле итеп ясалды, кеше үзенә уңайлысын сайлап ала.

– Русиядәге урыс булмаган милләтләр Education First ширкәте белән бу эшне башкарамы?

– Юк, һәрхәлдә ишеткәнем булмады. Ширкәт вәкилләре җыелышларга да килә. Бары тик Испанияне беләм, алар да Englishtown нигезендә испан телен өйрәтү эшен башлаган, алар да безнең кебек аны башкару этабында. Безне мактадылар. Испаннар 6 ай дәвамында эшләгәнне без бер айда башкарып чыкканбыз булып чыкты, видеофильмны 6ны эшләгән булсак, испаннар берне. Бездә эш кызурак бара.

Моңа карамастан, президент Рөстәм Миңнеханов тагын да зуррак бурычлар куйды. Мәктәпкәчә балаларга да телне өйрәтергә кирәк дип әйтелде. Тугыз дәрәҗә белән генә чикләнмәскә, тагын да югарыракка күтәрелергә кирәк диде. Инглиз теленең уналты дәрәҗәсе бар, безгә дә омтылырга, тырышырга урын бар.

Кыскасы, теләсә кайсы җирдә яшәп ятучы татар кешесе интернет аша телне үзләштерә торган уңай программа.

– Englishtown аша инглизчә өйрәнү курслары арзан түгел. Татар телен өйрәнү ничек булачак? Бу дәүләткә ничә сумга төште?

– Төрле сүзләр булды, фикерләр, ләкин татар телен бу проект аша өйрәнергә теләүче кулланучы өчен бушка булачак. Һәрхәлдә шулай планлаштырыла.

Бу арзан эш түгел, аның сметасын төгәл әйтә алмыйм, чыгымнар байтак, ләкин алар үзен аклаячак, чөнки бу бик кирәкле проект.

– Милли телләргә һөҗүм һәрдаим барганын күреп торабыз, телне өйрәнү мотивациясе дә юк дәрәҗәсендә. Татарча өйрәнәм диючеләр аз җыелып, бу проект нәтиҗәдә үзен акламас, кирәксез булып чыгар дигән курку бармы?

– Өйрәнерләрме, юкмы дип кул кушырып та утыра алмыйбыз, бу – дәүләт башкарырга тиешле проект. Без шартлар, мөмкинлекләр тудырырга бурычлы. Һәрбер кеше телне белми, ләкин аз гына булса да милли үзаңы булган кешенең телне өйрәнергә теләге туар дип ышанасы килә.

Татарстанда начармы, яхшымы, телне өйрәнүгә шартлар бар. Мәктәпләр эшли, мәгариф кануны гамәлдә. Ләкин татарлар читтә дә күпләп яши. Ярый, Татарстан татар телен дәүләт теле буларак укытыр да, ә башкалар нишли? Республикадан читтә 1500 тирәсе татар телен өйрәтә торган уку йорты бар, ә алар булмаган урыннар күпме?! Анда татар телен өйрәнәбез диючеләр юк түгел, бар. Бу интернет-проект алар өчен су кебек кирәк. Чит милләтләр кешеләре арасында да татарча өйрәнергә теләк белдерүчеләр күп. Урыслар шактый. Шушы көннәрдә “Ана теле” сәхифәсендә теркәлүчеләр арасында урыслар – күпчелек.


Дистанцион ысул белән татар теленә өйрәтү омтылышлары моңа кадәр булды, ләкин бу энтузиастлар көче белән генә башкарылды. Дәүләт татар телен өйрәтүдә чит ил тәҗрибәсен беренче тапкыр куллана, булса кирәк. Һәм бу инглиз телен өйрәтә торган билгеле халыкара белем бирү үзәге белән берлектә башкарылуы зур өмет уята.

Татар телен онлайн режимда “Татар иле” проекты аша да өйрәнелеп булачак дип әйтелгән иде, әлегә бу эш күренми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG