Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның элекке президентын гаепләү яңадан каралачак


Хөсни Мөбәрәк
Хөсни Мөбәрәк
Каһирәдәге мәхкәмә гомерлеккә төрмәгә ябылган экс-президент Хөсни Мөбәрәк эшен яңадан карау турында карар кабул итте. Мөбәрәкнең адвокатлары 2011 елда хакимияткә каршы күтәрелешләрне көч кулланып куып тарату һәм йөзләрчә кешенең һәлак булуында элекке ил башлыгын гаепләүне шикаять итте.

Мәхкәмә шулай ук илнең элекке эчке эшләр министры Хәбиб әл-Адли эшен яңадан карау турында да карар кабул итте.

Мөбәрәк 30 елга якын ил белән идарә итте. Протест чаралары нәтиҗәсендә вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Аның ике улының эше хәзер мәхкәмәдә карала. Алар финанс алдашуларда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG