Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәсисләр канунын"на каршы йөрештә катнашучылар Думаны таратуны таләп итте


"Хәсисләр канунын"на каршы чараны оештыручылар Мәскәүдәге йөрештә кимендә 50 мең кеше катнаша дип хәбәр итте. Бу хакта “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов “Твиттер”да язды. Илья Яшин исә “Трубной урамыннан Страстный бульварга кадәр халык тулган. Шикесез, без 50 меңнән артык”, дип хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә шулай ук “моңа кадәр булган чараларга караганда кеше күбрәк” дип язучылар да булды.

Мәскәүнең эчке эшләр идарәсе чарада 7 мең кеше катнаша, дип белдерде. Полициядәге чыганак хәбәр итүенчә, аек булмаган тугыз кеше тоткарланган. Активистлар, бинага шигар элүчеләрне тоткарларга тырыштылар, дип хәбәр итә.

Чарада оппозиция лидерлары Борис Немцов һәм Владимир Рыжков та катнашты. Урам йөрешендә катнашучылар “Оят” дип шигарләр әйтеп, Русия думасын таратуны таләп итте.

Әлеге йөрешкә 600гә якын шигар (плакат) әзерләнгән. Анда “Хәсисләр кануны”н әзерләү һәм кабул итүдә катнашкан депутатлар, сенаторлар, президентның кеше хокуклары шурасы вәкилләренең рәсемнәре ясалган. Аларны махсус чүп савытларына ташладылар.

"Хәсисләр кануны”на каршы чаралар Барнаул, Томски, Екатеринбур, Ярославльдә дә үтте. Петербурдагы митингка ике меңнән артык кеше килде.
XS
SM
MD
LG