Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хәрбиләре тәлгәшле бомбалар куллануда гаепләнә


Сүрия гаскәрләре гыйсъянчыларга каршы тыелган тәлгәшле бомбалар куллана.

Human Rights Watch хокук яклау оешмасы мондый коралның узган декабрь аенда Идлиб шәһәре янында һәм гыйнвар башында әл-Латамнех шәһәрендә кулланылганлыгын раслаучы дәлилләр бар дип белдерә.

Кичә “Халыкара коткару комитеты” исемле хөкүмәттән тыш оешма Сүриядәге һуманитар кризисны туктату өчен халыкара җәмәгатьчелекне ашыгыч чаралар күрергә чакырды.

Бу оешма хисабында Сүриядә 2011 елның мартында низаг башланганнан бирле 600 меңнән артык кешенең Сүриядән, Төркия, Лүбнән, Үрдүн һәм Гыйракка качып китүе әйтелә. Качакларның күбесе илдән көчләү куркынычы булу сәбәпле китә, диелә.
XS
SM
MD
LG