Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:20

15 гыйнварда Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага 80 яшь тула. Күренекле татар җырчылары Әлфия Авзалованы "җыр сәнгатенең чишмә башы", "тере легендабыз", "ул безнең Коко Шанель кебек", "татар милләтен бербөтен итүдә зур өлеш кертүче", дип бәяли.

18 гыйнварда Казанда филармониянең концертлар залында Әлфия Авзалованың иҗат кичәсе узачак. Анда күренекле җырчылар һәм сәнгатькәрләр катнаша.

Казан дәүләт консерваториясе галимәсе, җырчы Зилә Сөнгатуллина "Әлфия Авзалова – татар җыр сәнгатенең тарихы" дип белдерә.

"Татар җырының чишмә башы – ул Әлфия апа. Узган гасырда да шулай иде, хәзер дә аны халык бик ярата. Татарны җырга-моңга гашыйк иттергән ике кешебез бар. Алар - Илһам абый һәм Әлфия апа. Халыкның җырны яратуы, моңны аңлавы әнә шул Әлфия апалардан инде.

Зилә Сөнгатуллина

Зилә Сөнгатуллина

Мин худсовет (яңа җырны тыңлап башкарырга рөхсәт бирү-бирмәүче төркем) әгъзасы идем. Әлфия апа "Кукмара" дигән җырны менә дигән иттереп, шатырдатып җырлады. Шунда худсовет әгъзалары әлеге җырның әллә сүзләренә, әллә нәрсәсенә бәйләнде. "Җырны кабул итсәгез дә, итмәсәгез дә мин аны җырладым һәм җырлаячакмын", диде Әлфия апа. Әлфия апа ул вакытта үз сүзен әйтте дә һәм бу җырны чынлап да халык үз итте. Нинди генә җырга тотынмасын, ул җиренә җиткереп, халыкның йөрәгенә үткәреп башкара. Аннан ниндидер рух бөркелә. Күп еллар буе яшь җырчылар Әлфия апаны күреп, аны тыңлап сәхнәдә үзеңне ничек иркен тоту һәм җиңел итеп җырлау серләренә өйрәнде.

Әле дә исемдә, Әлфия апаны мин беренче тапкыр Уфада концерт куйганда ишеттем. Мин ул вакытта училищеда укып йөрим. Аның казах, һинд дисеңме һәм башка телләрдә җырлавы мине шаккатырды. Терекөмеш кебек ул сәхнәдә.

Аның җырларын бөтен татар халкы үз итеп, мөкиббән китеп тыңлый иде, хәзер дә тыңлый. Чын талантлар алар беркайчан да югалмый. Ул җырлады да китте дип әйтеп булмый. Әлфия апа ул мәңге калачак. Безнең тарихыбыз, безнең горурлыгыбыз ул Әлфия апа", диде Зилә Сөнгатуллина.

Зөһрә Шәрифуллина

Зөһрә Шәрифуллина

Җырчы Зөһрә Шәрифуллина сүзләренчә, Әлфия Авзалова – татарны бербөтен иткән, җырлары белән берләштергән бөек шәхес.

"Әлфия Авзалова – тере легенда, ул безнең бөек җырчыбыз. Милләтебезне, телебезне, динебезне саклап калган шәхесләребезнең берсе. Без Әлфия апа җырлары белән үстек. Бик күп җырчылар аның моңнарында тәрбияләнде. Күп сөйләргә була, җыеп кына әйткәндә Әлфия апа – безнең сәнгатебезнең тере тарихы ул".

Зөһрә Шәрифуллина үзен белә башлаганнан бирле Әлфия Авзалова җырларын ярата. "Ул вакытлардагы кара чүпрәктән эшләнгән тәлинкә кебек радиодан Әлфия апаның җырларын тыңлап торуым әле дә күз алдымда. Әлфия апа берничә буын җырчылар өчен үзенә күрә бер сәнгать мәктәбе булды. Әлфия апа, Илһам абый – безнең сәнгатьнең кыйбласы", ди Зөһрә ханым.

Флүрә Сөләйманова

Флүрә Сөләйманова

Җырчы Флүрә Сөләйманова фикеренчә, Әлфия Авзалова ихлас булганга халык аны үз итә һәм ярата.

"Ул чор җырчыларын халыкка бик тә якын булу бизәп торды. Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйровалар халык өчен бик якын кешеләр иде. Әлфия Авзалова бик популяр иде. Аның нигезендә җырчының ихлас булуы ята. Ул һәрнәрсәне күңеленнән үткәреп җырлады", ди Флүрә Сөләйманова.

Җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова фикеренчә, Әлфия Авзалова Коко Шанель кебек.

"Европа сәхнәсе, урыс сәхнәсе булсынмы, әллә татарныкымы, Әлфия апа анда үзен тотышы, кыяфәте, килбәте, сүзе белән Аллаһы тәгаләнең иң беренче кешесе. Ул әйтеп бетергесез һәм сөйләп бетергесез талант иясе. Ул җырчылардан иң беренче булып үз сүзен әйтә белгән, үз йөзен-имиджын булдырган, талантын күрсәткән кеше. Ул - беренче. Ул - шедевр", ди Фәрхетдинова.

Зәйнәп Фәрхетдинова

Зәйнәп Фәрхетдинова

Зәйнәп Фәрхетдинова фикеренчә, Әлфия Авзалова моннан 50 еллар элек үк инде бүгенге көн җырчылары әйтә торган сүзне әйтеп куйган. Бу сүзгә башкару осталыгы да, сәхнәдә үз-үзен тотышы да, тамашачының үзәгенә үтәрдәй сүзләрне әйтә белү дә, зәвык белән киенү дә керә. "Әлфия Авзалова – Коко Шанель кебек. Аның турында сүз дә булырга тиеш түгел. Әлфия Авзалова. Бетте. Башка сүзләр әйтеп тору да кирәкми", ди Зәйнәп Фәрхетдинова.

"Минем бик-бик җырлыйсым килә!"

Әлфия Авзалова гаиләсе олы юбилейга әзерләнә. "15 гыйнвар көнне ишегебез һәркемгә дә ачык булачак. Инде бүгеннән үк тәмле ризыклар әзерли башладык. Дусларны, танышларны һәм әниебезне хөрмәт иткән барчасын да көтәбез", диде Азатлык радиосына кызы Зөлфия ханым. Бу көннәрдә Әлфия Авзалованың ике кызы да: Гүзәл ханым да, Зөлфия ханым да әниләре янында.

Әлфия Авзалова (с), Алсу, Ралиф Сафин, Ренат Ибраһимов. Алсуның җырлар тупланмасын тәкъдим итү кичәсе. Казан, 11 декабрь 2008

Әлфия Авзалова (с), Алсу, Ралиф Сафин, Ренат Ибраһимов. Алсуның җырлар тупланмасын тәкъдим итү кичәсе. Казан, 11 декабрь 2008

"Әниебез – ул легенда. Гомере буе тырыш булды һәм дөреслек юлында иде. Ул бөтен җырларын да йөрәге аша үткәреп башкарган кеше", ди Зөлфия ханым.

"Әлфия апа, кулыгызга бүген микрофон тоттырсалар һәм бер җыр башкарыгыз әле, дисәләр, кайсын җырлап җибәрер идегез?" дигән сорауга Әлфия Авзалова телефон аша гына булса да Азатлык радиосына "Картаямыни соң йөрәк?" не сузып җибәрде.

Әлфия ханымның кызлары әйтүенчә, олыгая бару үзенекен итә – әниләренең кайвакыт хәтере таралып киткән вакытлары да була. Көзен Азатлык радиосына Әлфия Авзалова: “Мин җырларымны яратып тыңлаган, мине үз иткән татар халкына бик-бик рәхмәтлемен! Беләсезме, ә минем бик тә җырлыйсым килә бит”, дип әйткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG