Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ялкынлы яшьлек" ансамбле күңелләрне нурландырды


Татар кызлары биюе
Татар кызлары биюе

12 гыйнварда Самарның “Чайка” мәдәният сараенда атаклы “Ялкынлы яшьлек” коллективы “Күңелләрне нурландырып алыйк” исемле тамаша куйды.

Самарның Кызыл Балчык бистәсе шәһәр үзәгеннән еракта урнашкан. Ләкин дә ара ераклык әле төбәкнең ташландык диюенә ишарә түгел. Бистә урман эчендә урнашкан. Аны Самарның Швейцариясе дип атыйлар. Бистә уртасындагы “Чайка” мәдәният сарае татар сәнгать үзәгенә әверелеп бара.

Тамаша алдыннан мөфти Талип хәзрәт Яруллин Коръәни-Кәрим һәм хәдисләрдәге сәнгатькә кагылган фикерләрне кулланып “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә дини күзлектән бәя бирде.

Ансамбльдә җырлап, биеп, шигырь сөйләп йөргәннәр һәм бүгенге артистлар арасыннан да намазлыкка басулар еш күренә икән. Ике бүлектән торган концертта төрле буын вәкилләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Ансамбль җитәкчесе Илгиз Кәлүч сөйли
Ансамбль җитәкчесе Илгиз Кәлүч сөйли

Мәңге картаймас Искәндәр Әхмәтов тамашаны дөрләтеп күтәреп җибәрде дә, хәттә тәҗрибә туплап өлгермәгән кызлар да Искәндәр куйган планканы саклый алдылар.
Линар Нуретдинов белән Гүзәл Хисаметдинованың аклык, кар, сафлык, мәхәббәт турындагы шигырьләрен тамашачы йотлыгып тыңлады. Халыкның нечкә хисле поэтик үрнәкләрне тыңлый белүе татарның ана теленең нечкәлекләрен аңлавына бер дәлил иде. Беренче роза чәчәкләре дә халык уен коралы думбрада уйнаган Фәридә Хаҗиәхмәтовага бирелде.
Татар кызлары биюе
Татар кызлары биюе

Илнур Салихов халык җырларыннан алып заман ритмнарына кадәр күтәрә алган егет. Вакыт-вакыт сорау да туып куя. Бу зифа буйлы егеттәге тавыш кайларда җыелып тора икән дип. Ярар егет шундый фигуралы да булсын ди, ә менә кырык яшьлек Ринат Азизов җырчы булса да, бәдәненең төзелеше балеронны хәтерләтә. Ә моң ага да, ага. “Шундый сәхнә формасын ничек саклый аласың?” дигәнгә, Ринат бик тыныч кына җавап тотты - “эчмим, тартмыйм. Ике кыз үстерәм. Кызлар матур әтине яраталар”, диде.

Алсу, Юлия, Азалия! Буй – сын, кием, зыялы хәрәкәт һәм чын татар тавышлары. Өчесе дә сокланырлык. Өчесе дә мактауга лаек. Өчесе дә сәхнә культурасын үзләштергән сылубикәләр. Ләкин дә Азалия калкурак. Тавыш мөмкинлекләре чиксез. Сәхнәдә үзенең барлыгын онытып җырлый. Сихри моң авазлары күңел пәрдәңне ачып җибәрә дә, сиздерми генә йөрәк түреңә кереп сеңә.
Юлия-Алсу дуэты
Юлия-Алсу дуэты

Һәр сәхнәдә кадак кадаклаучы артист була. “Ялкынлы яшьлек”тә – ул Җәмил Ногаев. Сирәк күренеш: Җәмил - полиция офицеры. Ул җырламый, аның тамагыннан ашкынып моң ага.

Сәхнәдә полиция хезмәткәре йөрешенә дәртле татар көе өстәгән кабатланмас, булдыклы, көчле, дәртле, мәхәббәтле, олпат ир образы тудырган горурлыгыбыз. Аның һәр хәрәкәте музыка тактына туры китерелгән. Йөзендәге сирәк һәм саран елмаюы тирән мәгънәгә ия һәм хатын – кызларда серле хис уятырлык. Җәмил Ногаев позитив тойгылар уята. Дәрт вә дәрман хәрәкәткә килә.Тамашадан татар булып яшәгәнеңә шатланып кайтып китәсең.
Җәмил Ногаев җырлый
Җәмил Ногаев җырлый

Милли хәрәкәт әйдаманы Азат Надировны тамашада 80 яшьлеге белән олылап котлаулар татарпәрвәрлекне тагын да көчәйтте.
Азат Надировны 80 яше белән котлау
Азат Надировны 80 яше белән котлау
XS
SM
MD
LG