Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

АКШта беренче электрон китапханә Техаста булачак


Быелның көзенә Американың Техас штатында илнең беренче "китапсыз китапханәсе" ачылачак, дип хәбәр итә ABC мәгълүмат челтәре.

Бексар бистәсендәге (Bexar County) бу китапханәдә электрон китапларны беръюлы 100 кеше укый ала, балалар өчен аерым 50 җиһаз куелачак, моннан тыш компьютерлар, ноутбуклар һәм планшетлар булачак.

Китапларны электрон формага күчерүгә китапханә җитәкчелеген Уолтер Айзексонның Apple ширкәтенә нигез салучы Стив Джобс турындагы китабы илһамландырган.

"Дөнья үзгәрә. Мин үзем китап укырга бик яратам. Чын китап укырга. Минем беренче нәшердән алынган 1.000ләп оригинал китабым бар. Китаплар бик мөһим. Ләкин дөнья үзгәрә, бу юл белән без мәхәлләгә файда китерәчәкбез", диде журналистларга китапханә башлыгы Нельсон Вольфф.

XS
SM
MD
LG