Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:44

Пакстан Югары мәхкәмәсе премьер-министрны кулга алу карарын чыгарды [видео]


Пакстанның Югары мәхкәмәсе премьер-министр Раҗа Пәрвәз Әшрәф һәм тагын 15 кешене 24 сәгать эчендә кулга алырга дигән карар чыгарды. Аларга ягулык проектларындагы ришвәтчелеккә катнашуда гаепләү белдерелгән. Әшрәф хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгәнче илнең су һәм ягулык ресурслары министры иде.

Пакстанда танылган рухани Мөхәммәд Таһир Әл-Кадри Исламабадның үзәк мәйданында җыелган дистәләгән мең кеше алдында чыгыш ясап хөкүмәтне "сәяси булдыксызлыкта" гаепләде һәм аның террорга каршы чараларын "күз буяу" дип атады.

Әл-Кадри дүшәмбе көнне ил буйлап ясаган "Демократия йөреше" сәяхәтеннән кайтты. Үз чыгышында рухани хөкүмәтне берничә сәгать эчендә бәреп төшереп булуын белдерде, әмма үз тарафдарларын ризасызлыкны тыныч юллар белән генә белдерергә чакырды.

Хөкүмәт озак еллар Канадада яшәп бер ай элек кайткан Әл-Кадрине язын үтәчәк сайлаулар алдыннан илдәге вазгыятьне какшатырга тырышуда гаепли.

XS
SM
MD
LG