Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә: British Airways үз хезмәткәренең тәре асуын тыеп хокукын бозган


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Британиянең British Airways ширкәте үзенең Надя Эвейда исемле христиан хезмәткәренең кием өстендә күренеп торган тәресен алуын таләп итеп аның хокукын бозган, дигән карар чыгарды.

British Airways ширкәтендә динне чагылдырган билгеләрне күрсәтү тыела. 2006 елда 55 яшьлек Надя Эвейда җитәкчелекнең ширкәттә булган бу тәртипне үтәү таләбенә ризасызлык белдереп эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Надяның әтисе Мисырлы христиан коп, әнисе инглиз.

Британия яшәүче бу хатынның British Airways христианнар хокукларын боза дигән шикаятен Британия мәхкәмәләре кире какканнан соң Надя Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Сишәмбе көнне мәхкәмә ширкәт Надяның дин иреге хокукы бозган, дигән карар чыгарды.

Ширкәттә эшләүче мөселман хатыннары һәм сикхларга баш киеме белән йөрү рөхсәт ителә.
XS
SM
MD
LG