Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

Татарстанда никахны рәсми теркәү вакытын интернетта билгеләп булачак


Быелның февраленнән алып Татарстанда өйләнешергә теләүчеләр рәсми никахлашу вакытын интернеттан гына билгели алачак.

Татарстанның Дәүләт хезмәте порталында элек никахлашу өчен гариза тапшыру вакытын алдан билгеләп була иде. Моннан соң анда бердәм электрон карта ярдәмендә никахны теркәү вакытын да сайлап алып булачак. Өйләнешүчләргә ЗАГСка шул билгеләнгән вакытта килү генә кирәк була.

Әлеге гамәл бердәм электрон картада аның иясенең имзасы булуы аркасында мөмкин булды. ЗАГС хезмәте халык арасында интернеттан эшләнгән иң киң таралган хезмәтләрнең берсе санала.

XS
SM
MD
LG