Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:29

XXXI Шаляпин фестивалендә катнашучылар беренче тапкыр 500дән артачак


Казанда үтәчәк Шаляпин исемендәге XXXI Халыкара опера фестивалендә катнашучылар быел тарихта беренче тапкыр Татар опера һәм балет театры җырчылары һәм музыкантлары белән бергә 500дән артачак. Казан тамашачысы 10 илдән килгән 35 җырчы һәм дирижерны күрәчәк. Алар арасында Русия, Италия, Германия, Украина, АКШ, Канада, Польша, Румыния, Казакъстан һәм Беларус сәхнәләре осталары бар.

Моннан тыш фестивальгә Массненың "Дон Кихот" операсы белән дирижер Валерий Гергиев җитәкчелегендә Петербурның Мариин театры килә. Чыгыш ясаячак танылган опера осталары арасында Мариин театры җырчысы Әхмәт Агади да булачак, дип хәбәр итә Татар опера һәм балет театрының матбугат хезмәте.

Федор Шаляпин тууына 140 ел тулуга багышланган фестиваль быел 1-16 февраль көннәрендә үтәчәк.

XS
SM
MD
LG