Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28
Казанның Декабристлар урамында урнашкан "Әл-Ихлас" мәчете янында бүген күп кеше һәм тәртип саклаучыларның җыелуы һәм мәчетнең ябылуы хәбәр ителде.

11 гыйнварда Казан прокуратурасы таләбе нигезендә шәһәрнең җир һәм милек комитеты “Әл-Ихлас” мәчете белән килешүне беряклы өзү турында хат юллады.

2004 елның 14 сентябрендә Казанның коммуналь милек белән идарә итү комитеты элек җылыту корылмасы булган Декабристлар урамындагы бинаны киләчәктә төзекләндерү һәм дини максатларда куллану өчен “Әл-Ихлас” мәхәлләсенә биш елга бушка куллану өчен бирә.

Ләкин аларның хәзергә кадәр килешү шартларын үтәмәүләре, ягъни бинаны төзекләндерү проекты архитектура идарәсе һәм район хакимияте белән килешетерлмәгәне әйтелә. Ут, су, җылылык булмавы ассызыклана. Шул сәбәпле бинаны шәһәр идарәсенә кайтару таләп ителә.

Мәчеттә тентүләр

Мәчеттә тентүләр

17 октябрь көнне "Әл-Ихлас" мәчетендә махсус хезмәтләр тентү уздырды. Бинага битлекләр һәм кораллар белән 10га якын хезмәткәр килгән. Хокук саклаучылар мәчет идарәсенең эшен тикшергән.

Мәчет 2005 елда Декабристлар урамындагы элекке җылыту корылмасы бинасында ачылган иде. Аның имамы Рөстәм Сафинны 2009 елда Русиядә экстремист дип табылган оешманың бүлеген ачкан өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр.

"Әл-Ихлас" мәчете Татарстан мөфтияте җитәкчелегендә саналмый.

XS
SM
MD
LG