Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске татар бистәсендә милли рух сакланып калырмы?


Казандагы Шиһабетдин Мәрҗәни йорты
Казандагы Шиһабетдин Мәрҗәни йорты

"Бер ел дәвамында эшләп килгән "Иске шәһәр" префектурасын “клиник үлем” халәтеннән чыгарып булды". Бу сүзләрне эшлекле дүшәмбе утырышында Казан башлыгы Илсур Метшин әйтте. Утырышта әйтеп киткәнчә, бүгенге көндә 14 бина төзекләндерелгән. Тиздән 55 бина төзекләндереләчәк дип ышандыра Казан түрәләре.

Иске татар бистәсен үз эченә алучы "Иске шәһәр" префектурасы биләмәләрендә 89 объект урын алган. Шулар арасында тарихи-мәдәни мирас биналары, мәчетләр, музейлар, чиркәүләр һәм танылган шәхесләр яшәгән йортлар бар. "Иске шәһәр" префекты җитәкчесе Линар Закиров сүзләренчә, хәзер 55 объектта төзекләндерү эшләре бара.

Шәһәр депутатлары 2012 елның 22 сентябрендә VII сессия барышында яңа муниципаль орган - “Иске шәһәр” префектурасы оештыруны раслаган иде. Шәһәр башкарма комитетының әлеге яңа бүлеге шәһәрнең тарихи өлешен торгызуны, тәртип урнаштыруны максат итә. Ул тарихи мирас объектларын үз карамагына алып, анда төзелеш һәм әйләнә-тирәне төзекләндерү эшләрен планлаштыруда, биләмәне карап тотуда катнаша. Шулай ук яңа орган милек, җир кишәрлекләре белән эш итә, аларны сатуга әзерли һәм саклык йөкләмәләре үтәлешен контрольда тотарга тиеш була.

Метшин: “Биредә Иске татар бистәсе рухы белән сугарылган шәһәрчек барлыкка килергә тиеш”

"Иске шәһәр" – үзенчәлекле урын. Биредә бернинди реклам такталарын күреп булмый. Шәһәр җитәкчеләре биләмәдә урнашкан объектларны Универсиада вакытына әзерләп бетерергә вәгъдә итә.

“Бу биләмәне үстерү идеясен ике куллап хуплыйм. Бу җирлек, һичшиксез, яңа тормыш башларга тиеш. Универсиадага кадәр без беренче микрорайоннарны яңартылган, төзекләндерелгән, ягъни тормышчан итеп күрергә телибез. Анда үзенең тарихы, мәдәнияте, милли колориты һәм Иске татар бистәсе рухы белән сугарылган кечкенә шәһәрчек барлыкка килергә тиеш. Бу өлкәдә җитди эш башкарылды”, диде Илсур Метшин.

Төзекләндерүдә иң зур уңышка ирешкән биналар исемлеген атау да кирәктер. “Милләт” басмаханәсе, Рахманкулов йорты, Усманова-Апанаева йорты, Мәрҗани мәчетенә кергән ике йорт һәм урман хуҗалыгы министрлыгы җаваплы биш агач йорт тиздән тулы канга эшли башлаячак.

“Милләт” басмаханәсен танылган эшмәкәр, Бәләбәй механика заводы хуҗасы Рәүф Хәсәнов төзекләндерә. 2011 елда узган аукционда Рәүф Хәсәнов бу бинаны үз карамагына ала. Бинаның хакы 4,3 млн. сум дип куелган булса, сатулаша торгач “Милләт” 5,805 млн. сумга алына.

Илдар Кәрим: “Иске татар бистәсе дини-мәдәни үзәккә әверелергә тиеш”

Илдар Кәрим – яшь архитектор. Иске татар бистәсен берничә ел күзәтеп бара. Үзе Самарда туып-үскән, Мәскәүдә укыган, әмма Казанга беренче мәртәбә килгәч, калага гашыйк була. Татарстанга күчеп килү дә озак көттерми.

Казанның тарихи урыннарына килгәндә, Илдар бу урында иҗади үзәк булдырыр иде. Татар яшьләре иҗат өлкәсендә экспериментларга омтыла. Аның сүзләренчә, әгәр урын бирелсә, яшьләр кайнашып торган урын барлыкка килер иде.

Илдар Кәрим
Илдар Кәрим
“Иске татар бистәсе элеккедән үк килгәнчә, тормыш өчен яраклашкан урын булырга тиеш. Ләкин биредә кызыклы заводлар, музейлар урнашканын да онытмаска кирәк. Мәсәлән, сабын заводының архитектурасын саклап калырга кирәк. Аны төрле рәвештә эшләп була. Мәсәлән, Мәскәүдәге шәраб заводы күптән иҗади үзәккә әверелде. Яшьләр биредә “Винзавод” арт-театры төзеделәр. Казан да моны үрнәк итеп алса, начар булмас иде. Бүген шәһәрдә рәсми театрлардан тыш, күп кенә эксперименталь театрлар да барлыкка килде. Аларга иҗатны югары дәрәҗәгә күтәрер өчен урын кирәк. Әгәр Иске татар бистәсендә мондый бина бирелсә бик яхшы булыр иде. Театрлар, музейлар, бию, архитектура, сәнгать үзәкләре “Иске шәһәр”дә тупланган булу мәслихәт. Ягъни Иске татар бистәсе дини-мәдәни үзәккә әверелергә тиеш”, ди Кәрим.

Яшь архитектор “Архитектурная мастерская Артура Айтбагина” дигән ширкәттә эшли. Бу оешма Иске татар бистәсендә кайбер объектларны төзүдә катнаша. Шуңа күрә Илдар бу мәсьәләдә хәбәрдар дип әйтеп була.

"Иске шәһәр" объектлары инвесторлар кулына тапшырылды. Әйтик, аларның кайберсенең Казанга бөтенләй катнашы юк һәм нәтиҗәдә алар Иске татар бистәсенең әһәмиятен аңлап бетермәскә дә мөмкиннәр.

“Иске шәһәр" дип әйткәндә күбрәк Иске татар бистәсе күз алдына килеп басуын теләр идем. Бу урынны аерым билгеләп үтәсе килә. Бу җирләрдә фәкать татарлар гына яшәгән. Кешеләрне анда ябып куйганнар, үсеш мөмкинлекләрен чикләгәннәр. Мин моны хәтта гетто дип атыйм. Әгәр Казанның башка урыннарында Европа, урыс архитектурасы чагылыш тапса, Иске татар бистәсе ислам мәдәнияте йогынтысында формалашкан. Бүген халыкның исламга ихтыяҗы бар. Яңа мәчетләр, мәдрәсәләр, мәхәлләләр төзергә кирәк. Гәрчә татарлар Казан буйлап сибелеп яшәсәләр дә, татар рухы татар бистәсендә сакланып калган”, дип саный Илдар Кәрим.
XS
SM
MD
LG