Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

Рәүф Ибраһимов: "Әл-Ихлас"ка намазга килгәч тоткарладылар"


"Әл-Ихлас" мәчете янында, 16 гыйнвар 2013

"Әл-Ихлас" мәчете янында, 16 гыйнвар 2013

16 гыйнварда Казанның "Әл-Ихлас" мәчетенә иртәнге намазга килгәч Рәүф Ибраһимов һәм тагын унлап кешене тоткарлап Совет районы хокук саклау бүлегенә озатканнар.

Казанның Декабристлар урамында урнашкан "Әл-Ихлас" мәчете янында чәршәмбедә күп кеше һәм тәртип саклаучыларның җыелуы һәм мәчетнең ябылуы хәбәр ителде.

11 гыйнварда Казан прокуратурасы таләбе нигезендә шәһәрнең җир һәм милек комитеты “Әл-Ихлас” мәчете белән килешүне берьяклы өзү турында хат юллады.

2004 елның 14 сентябрендә Казанның коммуналь милек белән идарә итү комитеты элек җылыту корылмасы булган Декабристлар урамындагы бинаны киләчәктә төзекләндерү һәм дини максатларда куллану өчен “Әл-Ихлас” мәхәлләсенә биш елга бушка куллану өчен бирә.

Ләкин аларның хәзергә кадәр килешү шартларын үтәмәүләре, ягъни бинаны төзекләндерү проекты архитектура идарәсе һәм район хакимияте белән килешетерлмәгәне әйтелә. Ут, су, җылылык булмавы ассызыклана. Шул сәбәпле бинаны шәһәр идарәсенә кайтару таләп ителә.

Рәүф Ибраһимов

Рәүф Ибраһимов

Казанда яшәүче Рәүф Ибраһимовны чәршәмбе кичкә таба хокук саклау бүлегеннән җибәргәннәр. Иртән ОМОН намазга килгән мәхәллә кешеләрен бинадан куып чыгарган. Кайберләре тоткарланган. Шулар арасында булган 71 яшьлек Рәүф Ибраһимов бу хакта Азатлыкка сөйләде.

– Без иртән Казан вакыты белән 7:33-тәге намазга мәчеткә барабыз. Намаз укып бетергәч, тәсбих тарткан вакытта этеш-төртеш башланды. Карасак – ОМОН кергән. Мәчеттән чыгуны таләп итә башладылар. Кайда сезнең кануни карарыгыз, дип мәчеттән чыгудан баш тартучылар булды. Аннан соң аларны автозакка тутыра башладылар. Безне – машинага ябылган унлап кешене полиция бүлегенә алып киттеләр. Ул ун кеше арасында Рөстәм хәзрәт Сафин, Рәшит исемле бер өлкән кеше, мин һәм калганнары яшьләр иде.

– Ә нигә сезне алып киттеләр соң?

Мәчетне ябарга килгән полиция хезмәткәрләре

Мәчетне ябарга килгән полиция хезмәткәрләре

– Алар сорап тормый бит, тоталар да машинага ыргыталар, тоталар да машинага ыргыталар. Анда бит бераз гына “ә” дип әйтсәң – син каршылык күрсәткән булып чыгасың да, шулай итеп сиңа берәр маддә язып куялар. Шуңа күрә каршылык күрсәтеп булмый. Менә мин, мәсәлән, бөтенләй каршылык күрсәтмәдем. Мине ике кулымнан алып төртеп кертеп җибәрделәр һәм шулай итеп утырдык инде. Безне 8:15-тә алып киттеләр Совет районы полиция бүлегенә. Көндезге 12 тулганда протоколларын төзеп бетермәгәннәр иде әле. Анда бит кесәләрне дә тикшерәләр. Җинаятьчеләр белән ничек эш итсәләр – безнең белән дә шулай булды. Тикшерелмәгән өч кеше, шулар арасында мин дә калдым. Шул вакыт ике кеше килеп керде дә: “Без җинаятьчеләрне эзләү бүлегеннән, Ибраһимов, син кем?” дип сорадылар.

Мәчеттән чыгарылганнар һәм узып баручылар мәчетнең бетон койма белән ябылуын күзәтә

Мәчеттән чыгарылганнар һәм узып баручылар мәчетнең бетон койма белән ябылуын күзәтә

Аннан соң мине аерым бүлмәгән алып кереп сорау ала башладылар. “Ник килдегез? Мәчетнең ябылуын белә идегезме?” дип сорый башладылар. Мин: "Ябылуын белә идем, әмма көне-сәгате билгеле түгел иде. Билгеле булмагач, гадәттәгечә намазга килдем”, дидем. Аннан соң “Сез Хизб ут-Тәхрирдәме, ваһһабимы?” дигән кебек сораулар бирделәр. Мин аларга үземнең бик гыйлемле булмавымны, беренче сыйныф баласы кебек кенә булуымны, аларның нәрсә икәнен аерып та бетермәвемне әйттем. “Бу минем вазифа да түгел, дин белгечләре үзләре утырсыннар да хәл итсеннәр, безне бу эшкә тыкмасыннар”, дип үземчә аңлаганны сөйләдем. Аннан соң үзем белән булган әйберләремне кире бирүләре турында кәгазь имзалаттылар. Миңа сукмаулары турында да. Миңа чыннан да бик сукмадылар, типмәделәр. Миңа 71 яшь бит инде.

– Мәчеткә ничә ОМОН хезмәткәре килгән иде?

– Кимендә сигез кеше иде. Сивиль киемле ике-өч кеше дә бар иде. Үзләре белән автозак та алып килгәннәр иде.

– Мәчет хәзер ябыкмы?

Мөселманнарны куып чыгарганнан соң мәчетне бетон койма белән ябалар

Мөселманнарны куып чыгарганнан соң мәчетне бетон койма белән ябалар

– Кайтышлый карадым, йөрәк әрни бит. Аны бетон койма белән әйләндереп алганнар. Анда сакка полиция куйганнар. Эчкә беркемне дә кертмиләр. Мин кереп намаз укып кына алыймчы дигәч тә кертмәделәр. Анда калган әйберләребез бар иде, аларны алырга да кертмәделәр. Ул әйберләргә ни булыр – әлегә белмибез. Анда яхшы әйберләр бар, эшли торган мәчет иде бит ул. Мәчеткә кирәкле бөтен әйбер бар иде анда. Бик кыйбатка алган су җылыткыч та бар иде анда. Ләкин андагы әйберләрне теркәгән вакытта безнекеләрдән беркемне дә кертмәгәннәр.

– Ә сез ул әйберләрне үз акчагызга алган идегезме?

– Әлбәттә. Ул мәчет бит безнең үзебезнең акчага төзелде. Без аларны сәдака акчасына һәм үзебезнең акчага алган идек. Бөтен әйберне үзебезнең акчага алган идек. Эшли алган бөтен әйберне үзебез эшләдек. Үзебез эшли алмаганны кемдер бушлай, кемдер акчага эшләде. Ул мәчет менә шулай итеп аякка баскан иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG