Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Мәскәүдә җинаятьчеләр җитәкчесе саналган "Хәсән бабай" үтерелде


Мәскәүдәге җинаятьчеләр арасында иң тәэсирле кешеләрнең берсе саналган, “Хәсән бабай” кушаматы белән танылган Аслан Усоян атып үтерелде.

Полиция белдерүенчә, аңа бер рестораннан чыгып барганда якындагы йортның түбәсеннән төз атучы мәргән аткан. Матбугат чаралары аның рөхсәтсез комарлы уеннар, төзелеш һәм рөхсәтсез наркотик сәүдәсе кәсепләре белән шогыльләнгәнлеге турында яза.

75 яшьлек Аслан Усоян милләте белән көрд, Грузиядә туган.

Аңа элек тә берничә мәртәбә һөҗүм булды. Соңгы мәртәбә ул 2010 елда Мәскәүдә булган һөҗүмдә яраланды.

Усоянга бик якын булган, "Япончик" кушаматлы Вячеслав Иванковны 2009 елның июлендә бер рестораннан чыгып барышлый атып яраладылар. Ул һөҗүмнән соң яралы Иванков савыга алмады, шул елның көзендә вафат булды.

XS
SM
MD
LG