Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда интихарчылар иминлек идарәсенә һөҗүм итте


Әфганстан башкаласы Кабулда интихарчылар илнең иминлек хезмәте идарәсе бинасына һөҗүм итте. Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, бүген булган бу һөҗүмдә барлыгы алты интихарчы катнашкан.

Интихарчыларның берсе үзе белән булган бомбаны шартлаткан. Калганнарын иминлек көчләре атып үтергән. Сәламәтлек саклау министрлыгы тыныч халыктан утызлап кешенең яралануын белдерә.

Талибан бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG