Accessibility links

Уфа татарлары "Азатлык" яшьләренә кушылды


Башкортстан ТИҮе утырышы
Башкортстан ТИҮе утырышы
Татарстанның "Азатлык" татар яшьләре берлеге 2013 елны Бату хан елы дип игълан иткән иде. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге дә әлеге башлангычка кушылырга булды.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша елы дип игълан иткән иде. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары да “Азатлык”ның ул башлангычын хуплап каршы алган иделәр. Батырша туган якта - республиканың Балтач районында бик зур кичә-конференцияләр, Уфада Батырша укулары һәм башка чаралар үтте.

Интернетта “Азатлык" яшьләренең 2013 елны Бату хан елы дип игълан итүен пычрата торган язмалар күренә башлады. Мәсәлән, “Регнум” мәгълүмат агентлыгы биргән мәкалә “Татар сепаратистлары 2013 елны Бату хан елы дип игълан иттеләр" дип атала. Анда Идел Болгары, Русь һәм Көнчыгыш Европаны корыткан Чыңгыз ханның оныгы Бату хан елында “Азатлык” бик күп чаралар уздырырга җыена диелгән. “Шундый юллар белән милли сепаратчылар Русиягә һәм урыс милләтенә каршы этноконфликт тарихи хәтер сеңдерәләр”. Язмада мондый тарихи хәтер таратуда Татарстан Фәннәр академиясенең дә өлеше булуы, соңгы 20 елда псевдофәнни, ялган китаплар чыгарып таратулары да әйтелгән.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге интернеттагы мондый коткыларга карамый Татарстан “Азатлык” татар яшьләре берлегенең башлангычына кушылырга булды. Бу карар оешманың киңәйтелгән идарә утырышында кабул ителде. ТИҮ рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов:

“Татарлар бербөтен халык, шуңа Татарстан “Азатлык” яшьләре берлегенең башлангычына без дә кушылабыз. Бату хан – ул безнең дә хан. Ул вакытта безнең дәүләтчелек үскән, шәһәрләр төзелгән. Татарның дәүләтчелеккә ия булган иң бәхетле еллары ул. Шуңа без Бату хан елы дип игълан итүгә кушылабыз. Алдагы утырышларда бу елда нинди чаралар уздыру планын кабул итәчәкбез”, диде.

Милли-мәдәни мохтарият шурасы әгъзасы Шамил Нәҗметдинов Бату хан исемен Уфадагы бер урамга бирү кирәклеген күтәрде. ТИҮ бер урамга Бату хан исемен кушу турында башкала шурасына мөрәҗәгать әзерләячәк.
XS
SM
MD
LG