Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан түрәләре шәһәр паркларына һөҗүм әзерли


Петровский урманында төзелеш бара
Петровский урманында төзелеш бара

Казан шәһәре башкарма комитеты җирне куллану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерли. Бу документ кабул ителгән очракта паркларда мәдәни-күңел ачу үзәкләре төзи башларга мөмкиннәр. Белгечләр, бу документ шәһәрдәге болай да аз булган яшеллек бәрабәренә акча эшләүгә генә корылган биналар төзүгә юл ачачак, дип борчылу белдерә.

Казан шәһәр думасының җирне куллану һәм төзелеш комиссиясе паркларда "клуб кебек” корылмалар төзүне рөхсәт итәчәк карар өлгесен 15 майга әзерләп бетерергә тиеш. Аннары шәһәр думасы сессияләрнең берсендә бу документ каралачак.

Үзгәрешләр Казан башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм үзгәртеп кору идарәсе тәкъдиме белән әзерләнә. Документ, бер яктан караганда, табигатькә зур зыян сала торган кебек тоелмый. "Паркларда мәдәният һәм сәнгать объектлары төзүгә рөхсәт бирүче" дип аңлатма бирелә. Казандагы бакчаларда, паркларда ниндидер һәйкәл ачарга, зур булмаган балалар иҗат йорты төзеп куярга каршы килүче булмас, мөгаен.

Нокса урманындагы төзелеш халыкта зур ризасызлык тудырды
Нокса урманындагы төзелеш халыкта зур ризасызлык тудырды
​Башкарма комитетның документлар һәм хокукый актлар җыелмасында (ул 10 гыйнвар көнне шәһәр мэриясе сайтына урнаштырылды) "мәдәният һәм сәнгать корылмалары" дигән төшенчәгә "клуб тибындагы оешмалар" керә дип аңлатма бирелә. Баксаң клуб ише оешмаларга мәдәният йортлары гына түгел, ә социаль-мәдәни һәм башка аерым бер юнәлештәге, киң кырлы эшчәнлек алып баручы комплекслар һәм берләшмәләр дә керә икән.

"Корстон", "Пирамида", "Тандем", саный китсәң, Казандагы күңел ачу һәм сәүдә үзәкләре исемлеген дәвам итәргә була. Алар барсы да киңкырлы эшчәнлек алып бара: киносын да күрсәтә, төрле мәдәни чаралар да үткәрә, ресторан-кафелар да тота, кибетләр белән дә тулган. Әлеге замана корылмаларын мәдәният үзәге түгел дип кем әйтә ала? Әйтә алмый. Чөнки анда барыбер зур булмаса да ниндидер мәдәни хезмәт күрсәтә торган урын бар. Әмма әлеге комплексларның иң зур өлеше акча табуга корылган кибетләргә, рестораннарга, боулинг уены урыннарына һәм башкаларга бирелгән.

Инде хәзер Казан түрәләре шәһәрдәге кара җир өстендә генә түгел, ә болай да бик аз калган яшел почмакларда-паркларда да ниндидер мәдәни-күңел ачу үзәкләре төзергә рөхсәт бирүче документ әзерләүгә керешкән.

Азатлык радиосы, бу документ кем тәкъдиме белән һәм ни сәбәпле әзерләнә, дигән сорау белән Казан башкарма комитетының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итте. Хезмәтнең баш белгече Альбина Золина: “Әлеге документ турында җитәкчелек бернинди дә аңлатма бирә алмый, чөнки ул әзерләнә генә”, дип белдерде.

Марат Бикмуллин
Марат Бикмуллин
1999-2010 елларда Казан думасы депутаты булган эшмәкәр Марат Бикмуллин бу документ башкаладагы табигый паркларга зур куркыныч тудырачак дип бәяли.

"Бу документны һич кенә дә кабул итәргә ярамый. Түрәләргә акча эшләргә мөмкинлек бирүне аклаган чираттагы язма булачак ул", ди Бикмуллин.

Ул Казанда бүгенгә кадәр дә инде шәһәрдәге бакчаларга, паркларга, табигать почмакларына аяусыз һөҗүм барганлыгын әйтә. "Соцгордта "Крылья Советов" паркы бар иде, хәзер аны "Рубин" клубына бирделәр. Анда мәдәни-күңел ачу үзәге төзибез дип белдерделәр. Әмма чынлыкта ресторан һәм боулинг кордылар. Казанда болай да парклар җитми", ди Бикмуллин.

Үзе ул шәһәр думасы депутаты булган вакытта һәр сессиядә диярлек төзелеш тыелган табигать почмакларын йә йорт, йә бензин-газ салу урыны, йә кибет төзү кишәрлеге итеп күчерү турында карар кабул ителгәнлеген әйтә. Табигатькә каршы сәясәт бүген дә дәвам итә, дип белдерә.

Бикмуллин сүзләренчә, шәһәр халкы кебек үк дума депутатларының күпчелеге җаны-тәне белән табигать яклы, шәһәрдә агачларның шаулап торуын, яшел паркларның күп булуын тели. Әмма алар башкарма комитетка, Казан түрәләренә бәйле булганга, корткычлыкка каршы бара алмый. “Мәктәп директорлары, хастаханәләрнең баш табиблары һәм башкалар бюджетлары киселер дип курка. Шуңа күрә бәйсез булырга тиеш дума башкарма комитетка бәйле була да кала. Нәтиҗәдә – түрәләр ни тели шуны эшли”, ди Бикмуллин.

Миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшеллек, сулыклар, гади генә әйткәндә, табигый урыннар 45% тәшкил тиеш. Казанда исә бу күрсәткеч күпкә түбән. Шулай да башкала җитәкчелеге Универсиада алдыннан “Яшел рекорд” дигән програм игълан итеп, Казанга күпләп агач утырту чаралары оештыра башлады. Әлеге програм бер сәяси төсмер дә алды.

Мэр Илсур Метшин башкалага яшеллекнең кирәклеген ниндидер гадәти киңәшмә вакытында түгел, ә 10 октябрь көнне “Бердәм Русия” бүлегенең утырышында белдерде. Татар халкы, ил төкерсә – күл була, ди. Мэр да агач утырту эшенә ил белән чыгарга кирәк дип ым какты. Көзен Казанда агач утырту чараларына күпләгән оешмалар җәлеп ителде. Бу эш ихтыяри-мәҗбүри төсмер алды.

Шәһәр җитәкчелеге, бер яктан, зур төзелешләр нәтиҗәсендә табигатьне аямый, ә икенче яктан, хәзер шәһәргә яшеллек кирәк дип күпләп агач утырта. Ике яклы зыян килеп чыга. Булган табигать юкка чыга һәм яшь үсентеләр өчен миллионнар тотыла.

Нәфисә Миңһаҗева
Нәфисә Миңһаҗева
Казан федераль университеты галимәсе, эколог Нәфисә Миңһаҗева, яңа утыртылган агачлар, тернәкләнеп киткән очракта, 10-15 елдан соң гына ямь биреп торачак һәм чынлап торып һаваны сафландыру эшенә керешә, дип белдерә. Зуррак агачлар утыртылган очракта да алар ныгысын өчен 5-6 ел кирәк. Инде ныгыган 30 яшьлек агачлар гына шәһәргә кислород бирә һәм чынлап торып үз функциясен үти, ди галимә.

Ул да паркларда мәдәни-күңел ачу үзәкләре төзүгә рөхсәт бирүче документка каршы.

"Әгәр хәзер зур булмаган паркта мәдәни, спорт, ял, сәүдә юнәлешләрен дә бергә алырга теләсәләр бу парк парк булудан туктаячак, әгәр анда зур сәүдә-күңел ачу үзәге төзи башласалар белмим нәрсә генә калыр икән?", ди Миңһаҗева.
XS
SM
MD
LG