Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Җәзәирдәге тотыкларның утызы качты


Әл-Җәзәир дәүләт телевидениесе илнең көнчыгышындагы бер газ корылмасында тотык итеп алынган кешеләрнең утызы качты дип белдерә. Аларның барысы да Әл-Җәзәир эшчеләре.

Тагын берничә дистә кеше, шул исәптән чит ил ватандашлары да әлегә сугышчылар кулында тотык булып кала. Ул тотыклар арасында АКШ, Британия, Япония, Франция, Норвегия, һәм башка ил ватандашлары да бар. Тотыклар булган бинаны Әл-Җәзәир хәрбиләре чолгап алган.

Газ корылмасына һөҗүм вакытында кимендә ике кеше һәлак булды. Аларның берсе Британия ватандашы. Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә “Мәгъриб илләрендәге әл-Каидә исемле төркем алды.

Тотыклар алган сугышчылар Әл-Җәзәир төрмәләреннән утызлап сугышчыны чыгаруны һәм Франциянең Малида ислам сугышчыларына каршы хәрби чараларын туктатуын таләп итә.

Әл-Җәзәир хөкүмәте сугышчылар белән сөйләшүләрдән баш тарта.
XS
SM
MD
LG