Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:46

Сүрия хәрбиләре Һомста йөздән артык кешене үтерде


Сүриянең Һомс шәһәрендә хакимият көчләре бу атнада 106 кешене үтерде. Кайбер кешеләр яндырылган.

Сүриядәге кеше хокукларын яклау оешмасы исемле Британиядә теркәлгән төркем кешеләрнең Басатин әл-Хасавийа районын яулаганда үтерелүен белдерә.

Президент Бәшәр Асад көчләре Ирекле Сүрия армиясе сугышчыларына шәһәргә кереп хәрби академиягә һөҗүм итү мөмкинлеге биргән өчен шәһәр халкыннан шулай итеп үч алган диелә.

Бүген башкала Димәшкның көньягында Сүрия хәрби һава көчләре һөҗүмендә 11 кеше, шул исәптән җиде бала һәлак булды. Шәһәрнең фәлестин качаклары һәм Голан калкулыкларыннан чыгарылга сүриялеләр яшәүче Хөсәения районына өч ракета атылган.

XS
SM
MD
LG