Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Мәскәү гастролен тәмамлады


“Бабайлар чуагы” спектакленнән күренеш. Ринат Гарифулла фотосы
“Бабайлар чуагы” спектакленнән күренеш. Ринат Гарифулла фотосы

Мәскәүдә Галиәскәр Камал исемендәге академия театрының гастрольләре тәмамланды. 10-15 гыйнвар көннәрендә барлыгы сигез тамаша күрсәтелде. Халык театрга бик ихлас йөрде. Камаллар ике елдан соң кабат килергә вәгъдә иттеләр.

Мәскәүдә шаулап-гөрләп Галиәскәр Камал театры гастрольләре узып та китте. Гастрольләр ябылган көнне күрсәтелгән “Зәңгәр шәл” спектакленә артык билетларны урамнан ук сорап тордылар. Сатуда алар юк иде инде. Ял көннәрендә тамашачы көндезге һәм кичке спектакльләр дә карады. Балалар өчен көндез күрсәтелгән Илгиз Зәйниевнең әсәре буенча Радик Бариев куйган “Кечтүкле уен” спектакле балаларга гына түгел, зурларга да бик ошаган дип әйтергә була. Әсәр бик заманча эшләнгән, компьютер уеннарына карата фәлсәфәле фикер җиткерелгән.

Мәскәүләр шулай ук бу очрашуда Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы”, К.Гоцци әсәре буенча Кытай режиссеры куйган “Патша кызы Турандык”, Туфан Миңнуллинның “Җанкисәгем”, “Мулла”, әсәрләрен, Салават Юзиевның “Ут күршеләр”, Фатих Хөсни әсәре буенча эшләнгән “Йөзек кашы” һәм Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәрен карадылар.

Тамаша залы
Тамаша залы
Тамашачылар фикеренә килгәндә, алар бу очрашудан бик канәгать калганнарын белдерделәр. Соңгы көнне “Зәңгәр шәл “ спектакле алдыннан бер генә спектакльне дә калдырмаган, хәтта балалар өчен куелганнарын да караган тамашачы Наил Гәрәев белән сөйләштек. Ул болай диде:

“Бу юлы театрның гастрольләре күңелдә якты хис калдырды. Театрда яңа режиссура, яңа драматурглар, яңа әсәрләр барлыкка килгән. Эчтәлекләре тулы, фәлсәфәле, мәгънәле.

Малый театрдан Камал театрына чәчәкләр
Малый театрдан Камал театрына чәчәкләр
Безгә татарлар өчен татар тормышын күрсәткән әсәрләр әһәмиятле. Башка авторларны без биредә дә карыйбыз. Узган ел “Зәңгәр шәл” спектакленә күп үзгәрешләр кертелгән иде. Кайбер тамашачылар чыгып та китте. Тарихи әсәрләрне үзгәртергә кирәк дип санамыйм. Калсын шул көе. Тарихыбыз бит ул. Менә быелгысы ничек булыр инде“, диде Наил Гәрәев.

Бу әңгәмәдән соң өстәп шунысын да әйтергә кирәк, халыкка “Зәңгәр шәл"нең бу куелышы ошаган. Тик кайберәүләр генә качкыннар сәхнәсендәге биюләрдә башка милләт көйләре уйналганын өнәмәгән. “Нигә кирәк инде анда урыс, яһүди бию көйләре, биесеннәр барысы да татар көенә!” диде алар.

Очрашу вакытында
Очрашу вакытында
Мәскәүнең “Бердәмлек” дип аталган яшьләр оешмасы “Мулла” спектакленнән соң артистлар белән очрашырга теләкләрен белдергәч, алар каршы килмәгән. Бик кызыклы, эчтәлекле очрашу булды, ди “Бердәмлек” оешмасы әгьзасы Римма Гомәрова.

“Мин дә барлык спектакльләрне дип әйтерлек карадым. Истә калганы “Мулла” спектакле булды. Чөнки без ул тамашадан соң артистлар белән очрашып сөйләшеп утырдык. Без аларга үзебезнең ихтирамны җиткерергә тырыштык, алар Мәскәү тамашачыларыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләл кебек татар театрының йөзек кашлары белән очрашу безгә бәхетле минутлар бирде. “Мулла” әсәрендә нигә авторның сюжетын үзгәрттегез, нигә фаҗигале тәмамлана, дигән сораулар да булды аларга. Алар заман шундый, дин белән җәмгыять арасында мөнәсәбәтләр бик катлаулы дип аңлаттылар. Аннан соң Туфан абый үзе исән чакта ук ничек телисез, шулай куегыз дип әйтеп калдырган диделәр. “Зәңгәр шәл”не мин инде йөз тапкыр караганмындыр. Бик ошый миңа уйнаулары да, җырлары да” , диде Римма Гомәрова.

Артистлар белән очрашу
Артистлар белән очрашу
“Мулла” спектаклендә мулланың үлеме белән тәмамлануы да күпләргә ошамаган. Тормышта да үтерәләр дин әһелләрен, ичмасам, театр аны исән калдырсын иде. Болай булгач, явызлык җиңеп чыкты дигән сүз бит. Бу хәл өметсезлек уята, диде кайбер тамашачылар.

Ә инде соңгы, гастрольләрне ябучы “Зәңгәр шәл” спектакле алдыннан тамашачы белән саубуллашырга сәхнәгә театрның яңа директоры Илфир Якупов, Луара Шакирҗанова һәм данлыклы Равил Шәрәфиев тә чыкты. Равил Шәрәфиев гастрольләргә бәя биреп, болай диде:

"Зәңгәр шәл" спектакле
"Зәңгәр шәл" спектакле
“Алты көн вакыт узып та китте. Безгә бераз моңсу, ләкин без куанабыз. Гастрольләр уңышлы үтте. Тамаша залын тутырып йөрдегез, безнең өчен шунысы бик мөһим. Сөендек! Театрыбыз яши икән, димәк, без дә үлмибез! Милләтнең яшәешен театр билгели. Театр юкка чыга икән, милләт тә бетә. Бездә Аллага шөкер! Рәхмәт сезгә! Алдагы гастрольләрдә билетларны алдан ук алып куегыз, бүгенге кебек билетлар сорап тормассыз!” дигәннән соң, Равил Шәрәфиевне тамашачы алкышларга күмде.
XS
SM
MD
LG