Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Җәзәирдә тотык алучылар белән бәрелештә дистәләрчә кеше үлгән


Бәрелешләр барган газ корылмасы янында Әл-Җәзәир хәрби машиналары
Бәрелешләр барган газ корылмасы янында Әл-Җәзәир хәрби машиналары
Британия тышкы эшләр министрлыгы Әл-Җәзәирнең көнчыгышында тотыклар алынган бер газ корылмасында Әл-Җәзәир көчләре хәрби чаралары бара дип белдерә. Ул корылмада ислам сугышчылары Әл-Җәзәир һәм чит ил ватандашларын ябып тота.

Якында яшәүче бер кеше Reuters агентлыгына вакыйга урынында бик күп мәетләр күргәнлеген әйткән. Либия чигенә якын урнашкан ул корылмада чәршәмбе көнне сугышчылар дистәләрчә кешене тотык итеп алган иде.
Ул тотыклар арасында әл-Җәзәир ватандашларыннан тыш АКШ, Британия, Япония, Франция, Норвегия, һәм башка ил ватандашлары да бар.

Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә “Мәгъриб илләрендәге әл-Каидә исемле төркем алды.

Әлегә расланмаган хәбәрләргә караганда, бүгенге бәрелешләр вакытында анда 34 тотык һәм 14 тотык алучы үтерелгән.

Бүген шулай ук ул корылмадан 15 чит ил һәм 30 Әл-Җәзәир ватандашының качып китүе хәбәр ителде.

Тотыклар алган сугышчылар Әл-Җәзәир төрмәләреннән утызлап сугышчыны чыгаруны һәм Франциянең Малида ислам сугышчыларына каршы хәрби чараларын туктатуын таләп итә.

Әл-Җәзәир хөкүмәте сугышчылар белән сөйләшүләрдән баш тарта.
XS
SM
MD
LG