Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:44

Иркутски өлкәсендә Черемхово исемле шәһәр бар. Элек ул авыл булган, 1917 елда аңа шәһәр статусы бирелә. Бүгенге көндә Черемховода дүрт меңнән артык татар яши дип исәпләнә. Әмма бу сан күпкә артыграк диючеләр дә бар.

Моңа кадәр җирле татар-башкортлар тарихын кәгазьгә теркәүчеләр табылмаган. Черемхово шәһәренең “Туган тел” оешмасы башлыгы Мөнирә Зәйнәгабдинова бу эшкә үзе алына.

“Татары и башкиры Черемхово” исемле китап 140 кына данә белән чыга. Ул нибары 52 биттән генә тора. Әмма шушы битләрдә салкында һәм ачлыкта эшләүче милләттәшләребезнең бөтен ачык язмышы язылган.

“Бирегә татарлар беренче тапкыр күмер табу эшләренә килә башлый. Мәсәлән, Идел-Урал ягыннан килгән бер егет Владивостокта хезмәт итә. Гаскәрдән кайтышлый азрак акча эшләү нияте белән Черемховода төшеп кала. Бу әле XIX гасыр ахырларында булган хәл. Соңнан шул егет бирегә туганнарын дәшә башлый. Шулай ук кеше үтергән өчен берәү безнең якларга сөрелә. Менә шулай итеп алар җыелыша башлыйлар”, ди Зәйнәгабдинова.

Китап тышлыгы

Китап тышлыгы

​Җирле татар-башкортлар “Туган тел” оешмасы канаты астында эш алып бара. Шәһәр телевидениесендә “Сәлам” тапшыруы эшләп килә. Анда гаилә язмышлары турында, милли җәмгыять эшчәнлеге турында сөйләнелә.

“Туган тел” җәмгыятенә 20 ел тулып килә. Оешма төзелүгә үк, активистлар милләттәшләребез тарихын барлый башлый. Әби-бабайлар исән чакта хатирәләр, фотографиялар, тарихи фактлар туплыйлар. Мөнирә Зәйнагабдинова сүзләренчә, алар үзләрен килмешәк дип түгел, ә җирле халык дип саныйлар. Моны күп мәртәбә шәһәр җитәкчелеге каршында исбатларга туры килгән.

“Татарларның күптәннән килеп урнашканын раслаучы документ бар. 1904 елда ирекле эшче сыйфатында ике вагон башкорт килә. Сталин реформасы татарларга шәһәрләрдә яшәргә рөхсәт бирми, шуңа күрә алар авылларда яшәп көн күрергә мәҗбүр булалар. Җәй көне игенчелек белән шөгыльләнсәләр, кыш көне Черемховоның үзенә килеп күмер чыгаруда эшлиләр. Еллар барган саен ирекле ялланып эшләүчеләр саны арта бара”, дип сөйли Зәйнәгабдинова.

Татар гаиләсе

Татар гаиләсе

1912 елда татар-башкортлар күбәйгәч мәхәлләгә мулланы сайлыйлар. Имам вазифасын теге Владивостоктан килгән егет башкара. Черемхово мәчете 1937 елга кадәр эшләп килә.

1937 елда татар-башкортлар саны бигрәк тә күбәеп китә. Репрессиягә эләккән кулаклар бирегә 3 яруслы 2 эшелон булып килделәр дип искә ала җирле татарлар.

“Әби-бабайлар шуның кадәр тетрәндергеч вакыйгалар турында сөйлиләр. Кинолар төшерерлек, китаплар язарлык язмышлар. Бу китап турында дистә еллап уйлап йөрдек, әмма җай чыкмады. Иҗтимагый оешмалар шәһәр хакимияте каршында эшли башлагач, бераз акчалата ярдәм барлыкка килде. Беренче эш итеп китап чыгарырга ният кылдык”, ди Черемхово татарлары башлыгы.

Черемховодагы милләттәшләр китапның икенче өлешен да чыгарырга телиләр. Монысы инде мөселман мәхәлләсе хакында булачак. Материал тупланган дип әйтеп була. Хәзер кайбер фактларны тикшерәсе генә калган. Китап язу эшләрендә яшьләр дә актив катнаша икән. Алар йорттан йортка йөреп, хатирәләрне язып алалар.

Соңгы җанисәптә татарларны 4 мең дип исәпләгәннәр. Әмма Зәйнәгабдинова бу сүзләргә ышанмый.

Татар гаиләсе

Татар гаиләсе

“Кемдер үзен “урыс” дип яза, ә кемдер бөтенләй язып тормый. Әмма бу саннарны мин бик үк гадел дип әйтмәс идем. Катнаш гаиләләр дә җитәрлек бит. Әтисе татар булса да, үзен урыс дип санаучылар бар. Әтисе урыс була торып, үзен татар дип санаучылар бар. Яшьләрнең ассимиляция шаукымына бирелгәнен дә инкарь итеп булмый. Шуңа күрә җанисәп саннарына бик үк ышанып бетмим. Ләкин соңгы арада татар тормышы җанланып китте. Мәчеттә җыелашыбыз, даими рәвештә төрле чаралар оештырабыз. Мәчетебез яңа, 4 ел элек торгыздык”, диде Мөнирә апа.

Черемхово мәчете 2008 елда сафка баса. Татарлар аны үз тырышлыгы белән аякка бастыра. Моңарчы Черемховода намаз уку йорты гына эшләп килә.

Китап язуда Мөнирә Зәйнәгабдинова гына түгел, балалар да үз өлешен керткән. Мәктәптә укучы татар балалары туган якны өйрәнү бәйгеләрендә катнашып киләләр. Хезмәтне башкарып чыгар өчен укучылар милли темага мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә аларның язмалары да китапта урын алган.

Черемхово татарларының күп өлеше шәһәрнең Шадринка бистәсендә гомер кичерәләр. Яшьләр телне камил белмәсә дә, милли үзаң сакланып калган.

Черемхово – шактый кечкенә шәһәр. Монда нибары 50 мең тирәсе халык яши. Күмер шахталары күптән эштән чыккан. Шуңа күрә яшь буын өлкә үзәге Иркутскига күченеп китәргә мәҗбүр. Кайберәүләре туган якка кайтуны кулай күрә. Башкортстан һәм Татарстанга күченеп кайтучылар саны арта.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG