Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда халыкара Beatles көне узды


Казанда Халыкара Битлз көнен уздырдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

Казанда Халыкара Битлз көнен уздырдылар

16 гыйнварда Казанның cовет чоры музеенда Халыкара Beatles көне узды. "Битломан" дип аталган төркем музыкантлары Ливерпуль дүртлегенең һәркемгә таныш Yesterday, Yellow Submarine, Come Together һәм башка җырларын башкарды. Раритет пластинка җыючылар үз коллекцияләрен күрсәтте.

Битломан Радик Мөхетдинов Битлз чорын сагынып искә ала. Озын чәч, асты киңәйтелгән "клеш" чалбарлар, дүрт аккорд... Аның сүзләренчә, бер пластинка сатып алыр өчен аңа 4-5 айлык стипендиясен тотырга кирәк булган. Ләкин ул акчасын кызганмаган.

Кичәнең cовет чоры музеенда узуы да очраклы түгел. Биредә махсус рок-н-ролл залы бар. Аның хуҗасы Рөстәм Вәлиәхмәтов әйткәнчә, монда бик күп танылган музыкантның гитарасы саклана. Ләкин алар барысы да Битлз аккордлары белән сугарылган, чөнки әлеге музыкантлар Ливерпуль егетләренең иҗаты тәэсирендә генә музыкант булып киткән.

Совет чоры музеенда Халыкара Beatles көне
Совет чоры музеенда Халыкара Beatles көне
XS
SM
MD
LG