Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиадага Казанны сукбайлардан арындырмакчылар


Казан сукбайлары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Казан сукбайлары

Татарстан башкаласында янә шәһәрне сукбайлардан арындыру кампаниясен башларга җыеналар. Универсиада вакытында алар кунакларның күзенә күренмәскә тиеш диелә.

Шәһәр хакимиятенең башлангычы беренче чиратта Универсиадага бәйле. Күпләр әле хәтерлидер, Казанның меңъеллыгы алдыннан охшаш хәл күзәтелгән иде. Көннәрдән бер көнне хәер сорашучылар шәһәр урамнарыннан юкка чыкты. Ә бәйрәм чаралары узгач теләнчеләр кабат үз урыннарына исән-сау әйләнеп кайтты.

Казан прокуроры Илдус Нәфыйков хәер сорашучыларны 500 сумга кадәр штрафка тартырга тәкъдим итә. Аныңча, сукбайларга каршы көрәштә башка чара юк. Бүген теләнчелек өчен җинаять җаваплылыгы да каралмаган, административ хокук бозулар кодексында да бернинди җәза юк. Казан прокуроры тиешле үзгәрешләрне башта Татарстан кодексына кертергә чакыра. Аннары инде Русиянкенә дә була.

Илдус Нәфыйковның инициативасы белән шәһәр думасы депутатлары танышып, аны Дәүләт шурасына юллаган. Тик канун проектында сүз хәер сорашучыларның иң бәйләнчекләре, итәккә ябышып йөрүчеләр, йә булмаса автомобиль тәрәзәсенә шакып акча сораучылар хакында бара. Мәчет, базар тирәсендә тыныч кына соранып утыручыларны нишләтәчәкләр, аңлашылмый.

Казандагы сукбайларның күпчелеген мигрантлар тәшкил итә: үзбәкләр, таҗиклар, чегән халкы. Алар еш кына машина юлларында теләнә. Бу эшкә балаларны да тарталар.

ЮХИДИның Казан буенча идарәсендә полк командиры урынбасары Михаил Савин шулай ди: “Таҗиклар һәм чегәннәр хәер сорап балалары белән машина юлларына чыга. Административ кодекс буенча без андыйларга 200 сум штраф сала алабыз. Машина хәрәкәтенә комачаулык иткән өчен. Һәм шуның белән шул. Читтән килгән мигрантлардан шушы 200 сумны да түләттерү мөмкин түгел диярлек. Аларның билгеле бер тору урыны юк.

2011 елның декабрендә Казанда әнисе белән юлда хәер соранып йөргәндә кечкенә кыз машина астында һәлак булган иде. Үлгән сабыйның әнисенә карата җинаять эше кузгатылды. Татарстанда бу балигъ булмаган баланы теләнчелеккә җәлеп иткән өчен җаваплылыкка тартуының беренче очрагы. ЮХИДИ соңгы арада юлдагы сукбайларга каршы көрәштә активлашты. Сукбайларны без шәһәр үзәгеннән кысрыклыйбыз. Беләсезме, теләнчелек хәзерге вакытта чарасызлык акты түгел, ә бизнес. Аннан кергән акча криминалны туйдыра. Минем үземнең шундый хәлнең шаһиты булганым бар, юл кырыенда соранучы бер инвалидны текә джип утыртып алып китте”.

Меңъеллык алдыннан теләнчеләр кая киткән?


Казан шәһәрендә теләнчеләрне килгән кунакларның күзенә ничек булса да күрсәтмәскә тырышалар.Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов Казанның меңъеллык юбилеен уздырган чорда эчке эшләр министрының урынбасары булып эшли. Бәйрәм чаралары алдыннан Казан урамнарыннан сукбайларның кая китеп югалган? 2005 елда, баксаң, шәһәрдәге теләнчеләрнең барысын бергә җыйнап, бу якынча 150 кеше, шәһәр читендәге пионерлар лагерына алып китеп яшергәннәр икән. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов: “Бу эшкә акчаны шәһәр бирде. Пионерлар лагерында без сукбайларны өч тапкыр ашаттык, юындырдык, киендердек. Меңъеллык беткәч, лагерьдан аларның китәсе килмәде, куып чыгарырга туры килде”, ди.

Сукбайлык проблемын штрафлар һәм вакытлыча изоляция белән генә хәл итеп булмый. Теләнчеләр, нинди генә булсалар да, дәүләтнең социаль яклавына мохтаҗ катлам. Алардан йөз чөерергә ярамый. Совет чорында хәер сорашучылар юк иде, ди Дәүләт шурасында коммунистлар фракциясе лидеры Хафиз Миргалимов. Казанда сукбайлар өчен төн кунып чыгу урыннары җитми. Башкаладагы бердәнбер үзәк кенә проблеманы чишә алмый.

Сукбайлыкны бетерү өчен бәлки мигрантларга карата кырысрак чаралар кулланыргадыр? Русиядә бер фатирда 100-200 кешегә кадәр теркәлгән йортлар бар. 2011 елда мәсәлән шундый 6 мең 400 адрес ачыкланган. Якынча бу фатирларда барлыгы 300 мең кеше пропискада тора. Исәптә торсалар да, мигрантлар бу фатирларда яшәми. Чынлыкта кая торулары билгесез.

Русия президенты Владимир Путинның күптән түгел Дәүләт думасына керткән канун проектында ялган (фиктив) прописка өчен чит илдән килгән гражданнарны 3 елга төрмәгә утырту, йә 100дән алып 500 мең сумга кадәр штрафка тарту күздә тотыла.

Президентның канун проекты ришвәтчелекне көчәйтеп, Русия гражданнары һәм мигрантлар арасындагы киеренкелекне арттырачак дигән фаразлар ишетелә. Ел саен элеккеге союздаш республикалардан Русиягә 5 миллионга якын эшче мигрант килә.
XS
SM
MD
LG