Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Хәлеб шәһәрендә зур шартлау булды


Сүриянең төньягындагы Хәлеб (Алеппо) шәһәрендә көчле шартлау булды. Корбаннар бар. Сүрия дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары анда президент Бәшәр Әсадка каршы сугышучы гыйсъянчылар очырырга теләгән ракет шартлаган, дип белдерә. Оппозиция исә Хәлебтә хөкүмәт көчләре очырган ракет шартлады, ди.

Бу атнада Хәлебтәге университет тулай торагында ике шартлау нәтиҗәсендә 80-нән артык кеше һәлак булды. Бу шартлаулар өчен ике як та бер-берен гаепли.

Бүген Сүрия оппозициясе Хәлебтәге бәрелешләрне яктыртучы франсуз журналистын хөкүмәт көчләре мәргәне атып үтерде, белдерде. Сүрия хөкүмәте ягыннан моңа әле аңлатма булмады.
XS
SM
MD
LG