Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:38
Адлер Камил улы Тимергалин – татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975 елдан).

Ул 1931 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала. 1952 елда ул Ташкентка китеп, андагы Укытучылар институтына укырга керә. Институтның физика-математика бүлеген тәмамлаганнан соң, 1955 елның кышына кадәр туган авылындагы җиде еллык мәктәптә физика һәм математика фәннәре укыта. 1956 елда Казанга килә һәм, Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып бераз эшләгәннән соң, 1969 елларда Татарстан китап, нәшриятында фән-техника әдәбияты редакторы хезмәтен башкара. 1970-1978 елларда ул – язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, ә 1979 елның гыйнварыннан яңадан Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып эшли.

Адлер Тимергалин – татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм хәзергәчә бу жанрда нәтиҗәле эшләп килгән «саф фантаст» язучы. Аның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле тәүге фантастик хикәясе 1959 елда «Идел» альманахында, ә өч хикәясе тупланган беренче китабы («Пәһлеван кабере») Татарстан китап нәшриятында 1960 елда басылып чыга. Шуннан соң үткән ике дистә ел эчендә авторның тагы сигез китабы дөнья күрә («Ике хикәя, бер хыял», «Ерак планетада», «Мәңгелек хатирәләр», «Кохау ронго-ронго», «Космостан кунаклар», «Адашкан йолдыз», «Таш алиһә» һәм сайланма хикәяләр, повестьлар җыентыгы – «Кайтыр юллар»). Язучының иң яхшы әсәрләре, мавыктыргыч маҗаралы-фантастик сюжетлы булулары өстенә, кешелек дөньясын борчыган күптөрле фәлсәфи, әхлакый һәм иҗтимагый-coциаль проблемаларны күтәрүе һәм аларны фәннең алдагы үсеш перспективасы яктылыгында югары гуманистик караш ноктасыннан сәнгатьчә хәл итәргә омтылуы белән кызыклы.

Адлер Тимергалин кечкенә юмористик хикәяләр, фельетоннар, төрле фәнни башваткычлар, логик мәсьәләләр һәм тел белеменә караган җитди хезмәтләр авторы буларак та билгеле. Аның образлы, җор тел белән язылган юмористик хикәяләре һәм парчалары «Чаян», «Ялкын» журналларында, «Яшь ленинчы» газетасында басыла килә.

Тимергалин «Русча-татарча техника терминнары» (1963), «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары» (1971), «Русча-татарча астрономия терминнары» (1974), «Русча-татарча физика терминнары» (1981) кебек сүзлекләр төзү һәм бастырып чыгаруда якыннан катнаша. Ул шулай ук төзелештә, агач, тимер эшләренә караган халык сүзләрен-атамаларын җыйнау һәм халыктагы канатлы гыйбарәләрне туплау юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара.

Адлер Тимергалин И.Ефремовның «Сердце Змеи» («Елан йөрәге») исемле повестен һәм башка рус фантаст-язучыларының аерым хикәяләрен («Тау көенең серләре» җыентыгы, 1969) һәм А.П.Романовның «Конструктор космических кораблей» («Космик корабльләр конструкторы», 1983) дигән документаль әсәрен татар теленә тәрҗемә итте. Ул шулай ук озак еллардан бирле мәктәпләр өчен физика дәреслекләре тәрҗемә итеп килә.

Язучы 1976-1982 елларда Татарстан Язучылар берлеге каршыңдагы балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе булып эшләде. Журналистика, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1981 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

2013 елның 16 гыйнварында Адлер Тимергалин вафат булды.

Википедия язмасы: Адлер Тимергалин

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG