Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үз-үзенә кул салган Долматовның әнисенә ярдәм итү өчен акча җыю бара


“Башка Русия” теркәлмәгән фирка Нидерландта качаклар үзәгендә үз-үзенә кул салган активист Александр Долматовның әнисенә ярдәм итү өчен акча җыя.
“Башка Русия” җитәкчесе Эдуард Лимонов Долматов көнбатыш махсус хезмәтләренең сораштыру алганда җәзалаулар куллануыннан соң үз-үзенә кул салган дип саный. Бу хакта ул Тере журналда язган.

“Башка Русия” Долматов үлеме өчен Русия һәм шул исәптән Нидерланды хакимияте җаваплы дип саный.

Русия саклану ширкәтләренең берсендә эшләгән Долматовка Һолландия хакимияте сәяси сыену бирүдән баш тартты.

Долматов оппозициянең Мәскәүдәге “Сазлык мәйданы” уздырган каршылык маршында катнашучы буларак билгеле иде. Оппозициянең координацион шурасы хакимиятнең аларга карата сәяи репрессияләр куллануы сәбәпле, кайберләре чит илләрдә сәяси сыену сорарга мәҗбүр булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG