Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Җәзәирдә махсус чара вакытында 12 тотык үлгән


Әл-Җәзәирдә махсус чара вакытында 12 тотык үлгән. Әлегә аларның ничәсе чит ил ватандашы, ничәсе Әл-Җәзаир кешесе икәне мәгълүм түгел.30 сугышчының 18 үтерелгән, берсе кулга алынган.

Элегрәк дәүләт хәбәр агентлыклары әлегә барлыгы 650тән артык тотыкның, шул исәптән 100 чит ил ватандашының азат ителгәнлеген белдергән иде. Тагын 30 чит ил ватандашының хәле билгесез.

Тотыклар алган сугышчылар Әл-Җәзәир төрмәләреннән утызлап сугышчыны чыгаруны һәм Франциянең Малида ислам сугышчыларына каршы хәрби чараларын туктатуын таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG