Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хач ману йоласы үтте


Казанда хач ману йоласы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Казанда хач ману йоласы

19 гыйнварда Татарстан православлары хач ману йоласын башкарды. Казансу елгасында тишелгән бәкедә ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да коенды.

Казанның Казансу елгасында Казанны яулап алучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында ачылган бәкегә килүче кайбер христиан православлар дин әһелләренең килеп суны изгеләштерүен көтеп тормады.

“Безнең өчен су болай да изге, Аллага ышану һәр кешенең күңелендә булырга тиеш”, дип, алар бәкедә чумып чыкты. Кайберәүләр исә көндезге 12дә христиан дин әһелләренең килеп бәкедәге суны изгеләштерүен көтте.

Хач рәвешендә тишелгән бәкедә ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да коенды. Кайберәүләр бәке суы белән битләрен чылатты.

Махсус билгеләнгән коткаручылар бәке янында кизү торды. Бәкедә коену бәла-казаларсыз үтте.
XS
SM
MD
LG