Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә автобус һәлакәтенә очраган русияләрне Мәскәүгә алып кайту белән туроператор шөгыльләнәчәк


Франциядә автобус казасында җәрәхәтләр алган Русия туристларын Мәскәүгә алып кайтуны туроператор хәл итәчәк. Әлеге сәфәрне “Эрцог” туроператоры оештырган булган.

Җәрәхәтләр алмаган туристлар Мәскәүгә шимбә көнне кичен кайта.
Франция хастаханәләрендә калучы русияләрне якын көндә Мәскәүгә җибәрү хәл ителәчәк.

Элегрәк Ростуризм вәкиле “Эрцог” мәгълүматларына таянып җәрәхәтләр алган 20 кешенең 12се Шамони хастаханәсендә, ә сигезе Гренобльнекендә булуын әйтте. Барлыгы туристларны тау шуу курортларыннан Гренобль һава аланына илтүче автобуста 40 кеше булган. 23 зыян күрмәгән.

Гренобльдән Мәскәүгә очучы “Татарстан” һава аланы очкычы бу каза сәбәпле берничә сәгатькә тоткарланды.
XS
SM
MD
LG