Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cүрия оппозиция көчләре Парижда очрашу уздырачак


Сүрия оппозиция көчләре 28 гыйнар көнне Парижда дөньяның төрле илләрендәге үз беректәшләре белән очрашу уздырачак. Бу хакта “Европа1” радиосына Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус белдерде.

Очрашуга Сүрия инкыйлабы һәм оппозиция көчләре милли коалиция вәкилләре чакырылган. Барлыгы 100дән артык ил әлеге коалицияне таныды.

Министр сүзләренчә, Сүрия президенты Бәшәр Әсад 23 декабрьдә Хомста оппозициягә каршы химик корал кулланмаган. Ул бу хакта француз махсус хезмәтләреннән мәгълүмат алуын әйтте.
XS
SM
MD
LG