Accessibility links

Оппозиция Долматовның үлемен тикшерүне таләп итеп каршылык чарасы уздырмакчы


26 гыйнварда оппозиция Русия хакимиятләреннән Нидерландта үз-үзенә кул салган “Башка Русия” хәрәкәте вәкиле Александр Долматовның үлемен тикшерүне таләп итеп Мәскәүдә пикет уздырырга исәп тота. Әлеге чара уздыру тәкъдиме белән якшәмбе үткән оппозициянең координацион шура утырышында “Сул фронт” хәрәкәте вәкиле Сергей Удальцов чыкты. Шура әгъзалары әлеге тәкъдимне хуплады.

Русия саклану ширкәтләренең берсендә эшләгән Долматовка Һолландия хакимияте сәяси сыену бирүдән баш тартты.

Долматов оппозициянең Мәскәүдәге “Сазлык мәйданы” уздырган каршылык маршында катнашучы буларак билгеле иде. Оппозициянең координацион шурасы хакимиятнең аларга карата сәяи репрессияләр куллануы сәбәпле, кайберләре чит илләрдә сәяси сыену сорарга мәҗбүр булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG