Accessibility links

Кайнар хәбәр

PwC: Русия икътисады 2020 елга Германияне узарга мөмкин


Көнчыгыш Себердә Азиягә таба яңа нефтьүткәргеч төзелеше
Көнчыгыш Себердә Азиягә таба яңа нефтьүткәргеч төзелеше

PricewaterhouseCoopers көчле икътисадларның үсеше турындагы хисабында Русиянең Европада иң зур икътисад булу мөмкинлеген фаразлый.

Аудит һәм финанс киңәшләре белән шөгыльләнүче халыкара абруйлы PwC (PricewaterhouseCoopers) ширкәте үзенең соңгы бер хисабында дөньядагы көчле икътисадка ия илләрнең 2050 елга кадәр үсешен фаразлый.

Бу хисап 2006 елда әзерләнгән беренче хисапны тулыландыра. Ул чакта көчле икътисадка ия 17 илдә 2050 елга тулаем җитештерү күләменең үсү мөмкинлекләре бәяләнгән иде. Хисап G7 илләрендәге (Франция, Германия, Италия, Япония, Британия, АКШ һәм Канада), шулай ук Испания, Австралия, Көньяк Кореядагы һәм E7 илләрендәге (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Индонезия, Мексика, Төркия) үсеш мөмкинлекләренә багышланды. 2013 елгы киңәйтелгән хисапта Вьетнам, Нигерия, Көньяк Африка Республикасы, Малайзия, Польша, Согуд Гарәбстаны һәм Аргентина да тикшерелгән.

PwC белгечләре үсеп килүче илләрнең икътисадлары алдагы 40 елда G7 төркемендәге тәрәккый иткән илләргә караганда тизрәк үсәчәк дип фаразлый.

PwCның баш икътисадчысы һәм хисапны әзерләүчеләрнең берсе Джон Һоксуорт: "Дөнья финанс кризисының кыска вакытлы зыяны G7дәге тәрәккый иткән илләргә E7 илләренә караганда катырак булды", ди. Аның әйтүенчә, кризис шулай ук G7 илләренең, бигрәк тә элек күбрәк бурыч хисабына үскән Европа икътисадларының һәм АКШның киләчәктәге озын мөддәтле үсеш мөмкинлекләрен дә киметә.

Соңгы еллардагы вәзгыятьне исәпкә алып PwC сатып алу мөмкинлеге паритеты (САМП) ягыннан мондый мөмкинлекләрне фаразлый:

– 2050 елга E7 төркеме икътисадлары G7 төркемен узып китәргә мөмкин.

– 2050 елга Кытай, АКШ һәм Һиндстан дөньядагы иң зур икътисадларга ия булырга, Бразилия Һиндстаннан бик нык калышып, әмма Япониядән бераз гына алдарак дүртенче урынны алырга мөмкин.

– Русия 2020 елга кадәр үк Германияне узып китеп Европадагы иң зур икътисадка ия булырга мөмкин.

– 2050 елга Мексика һәм Индонезия дә Германияне яки Британияне узып китәргә, Төркия Италияне узып китәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG