Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Владимир татарларына укытучы китте


Булат Владимир татарларын татарчага өйрәтәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

Булат Владимир татарларын татарчага өйрәтәчәк

18 гыйнварда Идел яшьләр үзәге хезмәткәре Булат Ибраһимов татарча дәресләр укыту өчен Владимир өлкәсенә китте.

Казаннан татар теле укытучысын җибәрүне Владимир өлкәсе “Бәхет” татар яшьләре оешмасы сораган булган. Булат Ибраһимовның юл, анда яшәү чыгымнарын бу өлкәнең җирле татарлары үз өстенә алган.

Ул анда өч атна буена татар теле һәм әдәбияты һәм татар тарихы буенча махсус семинарлар оештырачак, дәресләр үткәрәчәк.

“Идел” яшьләр үзәге мөдире вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина, бу вакыйганың әле беренчесе булуын һәм алга таба мондый эшчәнлекне дәвам итәргә тырышачакларын белдерде.
XS
SM
MD
LG