Accessibility links

Русия тышкы эшләр министрлыгы “Селигер”ны Франциядә уздыруны хуплады


Русия тышкы эшләр министрлыгында Кремль тарафлы яшьләрнең “Селигер”дагы төсле җәйге лагерьны Франциядә уздыруны хуплады. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Чит илдә форум оештыру тәкъдиме белән Русия яшьләр идарәсе җитәкчелеге чыкты. Кремльдә бу тәкъдимне хуплап бетермиләр. Кайбер мәгълүматларга караганда, Русия хакимияте аны финанслауны үз өстенә алырга җыенмый.

Русия яшьләр идарәсе башлыгы Сергей Белоконев проектны тормышка ашыру өчен бәйсез инвесторларны табуын әйтте. Яңа “Селигер”га акча ягыннан Франциядән катнашучылар ярдәм итәчәк. Моннан тыш өлешчә аны Русия фондлары финансларга мөмкин.
XS
SM
MD
LG