Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роальд Сәгъдиевкә “Татарстанга хезмәте өчен” ордены тапшырылды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм танылган татар галиме, Русия һәм Татарстан фәннәр академияләре академигы, физика-математика фәннәре докторы, АКШның Мэриленд штаты университеты профессоры Роальд Сәгъдиевкә “Татарстандагы хезмәте өчен” орденын тапшырды. Сәгъдиевкә 26 декабрьдә 80 яшь тулды.

“Минем өчен бу тормышымдагы иң кадерле бүләк һәм мин һәрвакыт аның белән горурланачакмын”, диде ул. Шулай ук ул үзенә урыс дип әйткәндә, һәрвакыт татар дип төзәтүен билгеләп узды.

Миңнеханов Сәгъдиевның тормыш юлын Татарстаннан башлавына, шәхес буларак биредә формалашуына аерым басым ясады. “Сезнең физика өлкәсендәге, галәм белән бәйле проектлар нигезендәге казанышларыгыз үсеп килүче буын, гомумән, барыбыз өчен дә үрнәк булып тора”, диде ул.
XS
SM
MD
LG