Accessibility links

Кайнар хәбәр

Долматовның әнисе Нидерланд патшабикәсеннән ярдәм сорады


Нидерландта үз-үзенә кул салган “Башка Русия” хәрәкәте активисты Александр Долматовның әнисе әлеге ил патшабикәсе – Беатрикска улының үлемен тикшерүне сорап мөрәҗәгать юллады. Ул бу эштә патшабикәнең ярдәменә өметләнүен әйтте.
Доронина сүзләренә, Һолландия тарафыннан аның белән очрашучы һәм аның сорауларына җавап бирүче булмаган.

Хат “Башка Русия” хәрәкәте җитәкчесе Эдуард Лимоновның социаль битендә урнаштырылган.

Долматовның үлеме турында 17гыйнварда – Нидерландның аңа сәяси сыену бирүдән баш тартуыннан соң билгеле булды.
XS
SM
MD
LG