Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия киләчәктә дә эшкә мигрантларны җәлеп итәчәк


Якын арада Русия мигрантларны җәлеп итмичә булдыра алмаячак. Бу хакта “Интерфакс”ка федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский белдерде.

Аның сүзләренчә, бу демографик проблема белән бәйле. Фаразларга караганда, 2030 елда Русиядә халык саны 139,3 миллионга калачак. 2012 ел азагына Русиядә 143 миллион кеше яши иде. Шуларның 32 миллионнан артыгы өлкән яшьтәгеләр.
Ромодановский әйтүенчә, кешеләр саны кимүе сәбәпле, читтән эшчеләр җәлеп итмичә үзебезнекеләргә генә таяну проблемнар тудырачак.

Иң күп мигрантлар Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Украинадан килә. Хәзерге вакытта Русиядә ике миллионнан артык Үзбәкстан, 1 миллион Таҗикстан һәм 1 миллион 300 мең Украина ватандашы эшли.
XS
SM
MD
LG