Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:53

Төмән өлкәсендә 11 гыйнвардан 2 февральгә кадәр гомумбелем бирү буенча укучыларның бөтенрусия олимпиадасының III төбәкара этабы бара. Анда районнарда 21 фән буенча көч сынашкан һәм җиңү яулаган 800 укучы катнаша.

Быел татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасында иң күп укучы катнашты.

Экономика һәм хокук буенча беренче мәртәбә бәйгеләр үтте. “Яхшы белемле булу гына аз, аны куллана белергә, гел үсәргә кирәк, шулай гына сез укуда да, тормышта да яхшы нәтиҗәләргә ирешә алырсыз, - дип тәбрикләп китте өлкә губернаторы В.Якушев катнашучыларны. – Җиңүче булмасагыз да, һәркайсыгыз отыш белән кала. Бу интеллектуаль ярыш үзегезне ышанычлырак хис итәргә, дуслар табарга, яңалыклар ачарга ярдәм итәр, характерыгызны да ныгытыр. Төбәгебез сезне – мөстәкыйль һәм креатив кешеләрне көтә”, диде ул.

Олимпиада тарихында татар теле һәм әдәбияты буенча 300 укучы үз көчен сынап караган. Быелгысына районнарда җиңеп чыккан 31 укучы килергә тиеш иде. Тик кайбер төбәкләрдә уңыш казану өчен белем ягын гына түгел, матди ягын да кайгыртырга кирәк. Вагай районының Казанлы мәктәбе укытучысы ярышка әзерләнгән 4 баланы 300 чакрымдагы Төмәнгә алып килә алмады. Олимпиадага элеккерәк елларда килү өчен транспорт белән тәэмин итәләр, кунакханәгә урнаштыралар, ашаталар иде. Хәзер барысы да ата-ана, бала, укытучы хәл итәргә тиешле мәсьәләгә әйләнеп калган.

Оештыручылар ел саен укучылар өчен кызыклы һәм файдалы очрашулар үткәрергә тырышалар. Быел да алар “Яңарыш” өлкә газетасы мөхәррире Алсу Сәгыйтова һәм “Яңа сулыш”, “ Себер йолдызлары” телетапшыруларын әзерләүче һәм алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллина, аларның эшләре белән таныштылар.

"Бүген “Яңарыш”ка 22 яшь. Аллага шөкер, хөкүмәтебез аны чыгаруда ярдәм итеп тора. Укучыларыбыз өчен тагын бер шатлык – быел да Татарстан аена бер мәртәбә “Атна вакыйгалары” кушымтасын бүләк итеп җибәрәчәк. Газетага язылу вакытында ярдәм итүчеләребез дә аз түгел. Алар арасында укытучылар да бар. 1990 елларга кадәр һәр мәктәп укучысы яшенә карап, үзенә тиешле матбугатны яздырырга тиеш иде. Аларны укып бара, дәресләрдә куллана идек. Хәзер дә “Яңарыш”ыбыз сезнең өстәлләрдә дәрәҗәле урын аладыр дип уйлыйм. Сез безнең актив укучыларыбыз, өметебез.

Кайбер яклардан газетага безнең турыда ник язмыйсыз дигән сораулар ишетәбез. Күпме генә тырышсак та, бөтен җиргә дә өлгереп булмый. Шуңа күрә мәктәптә, авылда булган чаралар, кичәләр һәм башкасы турында язып торыгыз. Хәзер интернет аша да җибәреп була. Хатларыгызны көтеп калабыз.

Каникулларда редакциягә экскурсиягә җыелышып килсәгез – без тагын да тыгызрак элемтәдә булыр идек, тик алданрак хәбәр генә итегез.Тубыл шәһәреннән хәбәрчебез Римма Умитбаева алып килгән укучылар әле дә безнең белән аралашып торалар, язылу вакытында гел ярдәм итәләр”, дип сөйләде “Яңарыш” өлкә газетасы мөхәррире Алсу Сәгыйтова.

Аннары һәркемгә “Яңарыш” логотибы белән бүләкләр тапшырды.
Олимпиадада катнашкан укытучылар һәм укучылар "Яңарыш" газетасы мөхәррире белән очрашудан соң

Олимпиадада катнашкан укытучылар һәм укучылар "Яңарыш" газетасы мөхәррире белән очрашудан соң



Укучылар саны күп булуга карамастан, нәтиҗәләр елдагыдан начар килеп чыккан. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Бу турыда жюри рәисе ТОГИРРО доценты Афузания Насыйбуллинаның фикерен сорамый булдыра алмадык.

– Быел татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадага 18 мәктәптән килделәр. Монда Төмән (Кырынкүлнең 52нче мәктәбе) һәм Тубыл (15нче мәктәп) шәһәрләре, Төмән, Аромаш, Вагай, Тубыл, Яркәү, Ялутор, Түбән Тәүде районнары мәктәпләреннән катнаштылар. Ел саен олимпиадага әзерләүче укытучылар бер үк диярлек. Аеруча Шыкча мәктәбеннән Гүзәлия Муллачанова, Яңа Атьялдан Зөлфия Калгаманова, Төмәннең 52нче мәктәбеннән Халидә Кирамова, Санниковадан Гүзәл Колмәмәтова, Карбаннан Рәчия Ишмөхәммәтовага рәхмәт әйтәсе килә. Барлык авырлыкларга карамыйча, укучыларны бу эшкә юнәлтеп, әзерләп алып киләләр алар.

Аннары, нәтиҗә ясаган вакытта, Санникова мәктәбе укытучысы турында әйтеп китәсем килә: ул үзе яшь, тырыш, ике-өч сыйныфны бергә укытуга, дәреслекләр дә җитешмәүгә карамастан, укучылары әйбәт кенә баллар җыялар. Тагын да Юрмы, Тугыз мәктәпләре турында мактау сүзләре әйтер идем. Түбән Тәүде районыннан узган ел бер бала да катнашмады, быел килгән укучы да бер генә көнне – татар теленнән генә сорауларга җавап бирде.

Нәтиҗәләрне гомумән алганда, иң сай белемлеләр 9 сыйныф укучылары арасында булды. Шулай итеп аларның берсе дә җиңүгә ирешмәде.

10 сыйныфлар арасында Аслана мәктәбеннән Данир Йортлыбаев (укытучысы Алсу Исмәгыйлова) 100 баллдан 55 балл туплап, өченче урын алды.

11 сыйныфларга килгәндә, нефтегаз университеты лицее укучысы Резеда Нәҗметдинова 67 балл белән җиңеп чыкса, Шыкча мәктәбе укучысы Раилә Байбикова (укытучылары Г.Х.Муллачанова) 62 балл белән икенче урынга иреште.

Быел укучыларның белемнәре сай. Биремнәр програмга нигезләнеп төзелеп барыла. Телдән укытылган бүлекләр тестларга да кертелә. Ел саен тәрҗемә эшләре, сүз ясалышы, сүз төзелеше, синтаксик анализ, тыныш билгеләре, лексикология, фразеология, текст төзеп язуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Әдәбияттан програм буенча ятланып килә торган шигъри әсәрләрме, прозамы – ятланырга тиешле. Быел әйтергә дә уңайсыз – Г. Тукай шигырьләрен, Һ.Такташның “Мокамае”н белмәүчеләр дә булды, М. Җәлил әсәрләрен дә ятламаганнар. Әсәрләрне дә танымадылар, алардагы төп герой-персонажларны да яза алмаганнар. Дәресләрдә бу әсәрләргә анализ ясамыйча үтмәгәннәрдер бит инде. Район олимпиадаларында кертелгән сорауларга да җавап бирә алмаучылар очрады. Димәк, соңгы берничә елда укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре татар теленә игътибарны киметкәннәр, татар әдәбиятыннан дәреслек, хрестоматия, әсәрләрне дә бик өстән генә карап үтәләр. Семинарлар үтми, олимпиадага әзерлек курслары оештырылмый башлагач, педагогларда да, укучыларда да йокымсырау башланган.

Бала үскән вакытта үзенең гореф-гадәтләрен, татар халкы тарихын, телен, әдәбиятын белеп үсмәсә, халкыбыз язмышы турында кем уйлар, кем аны киләчәк буыннарга тапшырыр?

Быелгы йомшаклыкның тагын берничә сәбәбен күрсәтеп киткәндә, болай дияр идем: мәктәпләрдә дәреслекләр, методик ярдәмлекләр иске, җитешми; сәгатьләр саны азлыгы барлык программаны да үзләштерергә мөмкинлек бирми, аннары күп татар мәктәпләрендә укучылар саны аз (күп укучылалары олимпиадаларда сирәк катнашалар). Дәреслек мәсьәләсендә Казан ярдәм итәргә әзер, бу эшне оештыручы гына юк. Укытучылар да хатлар язып өлкә җитәкчеләрен кузгатмыйлар. 9 призлы урыннан 3сен генә алуга ирешү бер дә күңелне күтәрми шул. Еллар дәвамында туктаусыз шөгыльләнү, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә булу, өлкә үзәгенә килү өчен транспортын табу, кунарга урынын уйлау, ашау өчен бирелгән 100 сумны көне буена җиткезү кебек авырлыкларны җиңеп чыгарга үз фәнеңне чиксез ярату, халкың белән горурлану һәм башкалар кирәктер.

Тиздән катнашучылар арасыннан иң күп балл җыйган 6 укучы Казанга регионара ярышларга юл тотачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG