Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Узган атна Мәскәүдә Аслан Усоян исемле криминал авторитеты үтерелде. Русия матбугаты аның илдәге җинаятьче төркемнәр белән бәйләнешен тикшерсә, чит ил журналистлары аның халыкара низагларда һәм контрабанда эшләрендә роле, аерым алганда, Төркия хакимиятенә каршы сугышкан ПККны корал белән тәэмин иткәне турында хәбәр итә.

Аслан Усоянны 16 январьдә Мәскәүдә бер ресторан чыгышында атып үтергәннәр иде. “Хәсән бабай” кушаматлы җинаятьче төркемнәр җитәкчесе үтерелүгә инде бер атна булуга карамастан, аның исеме матбугаттан төшми. Русиядә криминал авторитетлар аерым урын алып торганга күрә, бу гадәттән тыш күренеш тә түгел. Бер караганда, ул зур җинаятьче – аның үлеме хакимият һәм хокук саклаучы органнар өчен ниндидер казаныш төсмеренә ия булырга тиеш. Ләкин дәүләт каналларында әлеге шәхеснең үтерелүе турындагы хәбәрләрне алсаң, анда җәлләү рухын күзәтергә була. Әйтерсең, Русия үзенең бөек шәхеселәреннән берсен югалткан.

Матбугат һәм телевидение аның криминал дөньясындагы кушаматын куллана – “Хәсән бабай”. Бабай – өлкән һәм ихтирамга лаек кешеләргә карата кулланыла торган сүз. Эш шуңа барып җитте ки, интернетта Усоянның Путин белән бергә төшкән фотосы килеп чыкты. Шулай да рәсмиләр бу фотоның чынбарлыкка туры килүен кире какты.

Усоянның Русиядә нинди җинаять эшләре белән бәйле булуы бәйнә-бәйнә язылды: ул рөхсәтсез комарлы уеннар, төзелеш һәм рөхсәтсез наркотик сәүдәсе кәсепләре белән шөгыльләнгән, шулай ук сугышучы җинаятьче төркемнәрне татулаштырган, рәсми рәвештә яңа “канунлы каракларны” (вор в законе) игълан иткән. Ләкин Усоянның халыкара кысаларындагы җинаятьче эшчәнлеге игътибар пәрдәсе артында кала бирә.

ПКК башлыгы Усоянның өендә кунак булган

Чит ил журналистлары аның халыкара низагларда һәм контрабанда эшләрендә әһәмиятле роль уйнавын яза. Аерым алганда, Усоянның Төркия хакимиятенә каршы сугыш алып барган ПККны (Көрд эшче партиясе) корал белән тәэмин итүе хәбәр ителә.

Усоян – милләте белән көрд. Шуңа күрә аның шәхесенә иң элек төрек журналистларының игътибар бирүе очраклы түгел: төрек армиясе бәйсезлек таләп иткән ПКК сугышчылары белән инде 80нче еллардан бирле көрәшә.

Русия хәбәрләрен төрек телендә биреп баручы haberrus.com порталы язганча, криминал авторитет ППКны корал белән тәэмин итеп торган. Порталга моны “Новая газета” хәбәрчесе Сергей Канев Русия эчке эшләр министрлыгының бер рәсмиенә таянып белдерә.

Төркиянең "Яңа Шәфәкъ" газеты Усоянның ПКК лидерлары белән ныклы бәйләнештә булуын яза. Аерым алганда, ул партиянең башында торучы, хәзер төрмәдә утыручы Абдулла Өҗалан белән тыгыз элемтәдә булган. Басма Өҗаланның Мәскәүгә килгәндә Усоянның өендә калуын хәбәр итә.

"Milliyet" газеты язганча, Усоян шәхсән үзен “көрдләрнең башлыгы” дип атаган. Басманың мәгълүматына күрә, 2008 елда Бакуда ул “Било” кушаматлы көрд белән очрашып, Төркиядән качучы көрдләрне Русиядә урнаштыру турында сөйләшүләр алып барган.

Чит ил журналистлары Усоянның үтерелүен көрдләргә каршы башка һөҗүмнәр белән дә бәйли. Италиянең "Corriere della Sera" газеты, Мәскәүдәге җинаятьнең Парижда күптән түгел көрд активист кызларына булган һөҗүм белән бәйле дип яза. Басма хәбәр иткәнчә, төрек хакимияте хәзерге вакытта ПККның сәяси канаты белән сөйләшүләр алып бара. Соңгы һөҗүмнәр исә төрек-көрд дуслыгына каршы булган көчләр тарафыннан оештырылган булырга мөмкин, дип нәтиҗә ясый итальян газеты.

XS
SM
MD
LG