Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:17

Pussy Riot-ның элекке яклаучылары Казан адвокатын мәхкәмәгә бирә


Казан адвокаты Ирина Хрунова

Казан адвокаты Ирина Хрунова

Чиркәүдә биюләр оештырып дан казанган кызларны яклаган хокукчылар адвокат Ирина Хрунова һәм “Коммерсант”ка каршы дәгъва белдерә.

Адвокатлар Виолетта Волкова, Николай Полозов һәм Марк Фейгин намус, абруй һәм эш репутациясен яклауны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Дәгъва Казан хокукчысы Ирина Хрунова һәм “Коммерсант” басмасына юнәлтелгән. Газеттан 500 мең, ә адвокаттан 150 мең сум таләп ителә.

Мәскәү хокукчыларының гаепләве Григорий Тумановның газетта чыккан “Панк-молебен донесся до Страсбурга” язмасы белән бәйле. Тумановның әңгәмәдәше – мәхкәмәдә Pussy Riot кызы Екатерина Самуцевичны яклаган Хрунова. Хокукчы интервьюда үзенең Мәскәү коллегаларының эшчәнлеген тәнкыйтьли һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә дөрес мөрәҗәгать юлламауда гаепли.

"Хрунова Pussy Riot кызларының безнең хезмәттән канәгать булмавы өчен баш тартуын белдерә. Бу дөрес мәгълүмат түгел. Әлбәттә, ул безнең эш абруена тискәре йогынты ясый”, - ди мәхкәмәгә юнәлтелгән дәгъва хакында Николай Полозов.

Pussy Riot - Мәскәүнең Коткаручы гайсә чиркәвендә панк-гыйбадәт оештырып дан казанган төркем. Алар үз чыгышы белән Русиядәге сәяси вазгыятькә һәм чиркәүнең сәясәт эшләренә тыкшынуына каршылык белдерергә теләгән. Мәхкәмә исә аларны диндарларның хис-тойгыларын мәсхәрәләүдә гаепле дип тапты.

Иң элек аларны мәхкәмәдә Волкова, Полозов һәм Фейгин яклаган иде. Әлеге адвокатлар катнашкан процесслар төрле кытыршылыклар белән үтте: хокукчылар хөкемдарлар белән дорфа рәвештә аралашты. Нәтиҗәдә мәхкәмә кызларга шактый кырыс карар чыгарды - ике ел колония.

Соңрак Екатерина Самуцевич югарыда әйтелгән адвокатларга канәгатьсезлек белдереп, аларның хезмәтеннән баш тартты һәм Казан адвокаты Ирина Хруновага мөрәҗәгать итте. Соңгысы Pussy Riot активистын кырыс җәзадан коткарып кала алды – Самуцевич шартлы рәвештә генә хөкем ителде. Хокукчы аның җинаять эшләргә җитешмәвен – бию башкаруына керешмәвен дәлилләде.

XS
SM
MD
LG