Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгына ата-аналардан 17 шикаять килгән


2012 елның 10 декабреннән 2013 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының «кайнар элемтә»сенә мәктәп һәм балалар бакчаларында акча җыюдан зарланып 17 мөрәҗәгать килгән. Аларның 13 - Казаннан, Чаллы һәм Түбән Камадан берешәр. Шулай ук Буа һәм Биектау районыннан булган.

Нигездә ата-аналар мәктәп директорларының һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең көнкүреш кирәк-яракларына, оешманы җиһазландыруга һәм өстәмә белем бирү хезмәтләре өчен акча таләп итүеннән зарлана.

Чаллының 73нче балалар бакчасы, Казанның 175, 122, 18 гимназияләре нигезендәге шикаятьләрдә, кирәк-яракларга ата-аналардан акча җыю өчен ата-аналар комитетының химаячеләр шурасына басымы турында әйтелә.

Казанның 122 һәм 160нчы гимназияләре нигезендә шикаятьләр инде берничә тапкыр килде.
XS
SM
MD
LG