Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роальд Сәгъдиев 80 яшен Казанда билгеләде


Академик Роальд Сәгъдиев 80 яшен билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:11 0:00

Академик Роальд Сәгъдиев 80 яшен билгеләде

21 гыйнварда Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан һәм Русия фәннәр академиясе академигы Роальд Сәгъдиевкә 80 яшь тулу уңаеннан тантана чарасы үтте. Дүшәмбе иртәсендә аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте һәм "Татарстан республикасына хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләде.

Тантаналы чараны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров ачып җибәрде. Ул үз чыгышыннан соң Роальд Сәгъдиевкә академиянең беренче санлы Алтын медален тапшырды.

Татарстан республикасы исеменнән юбилярны парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Русия океанология институты мөдире, академик Роберт Нигъмәтуллин, Роальд Сәгъдиев кебек галим янында басып тору гына да үзе бер дәрәҗә, дип белдерде.

Роальд Сәгъдиев журналистларның теләген дә кире какмады, тантаналы чара тәмамлангач матбугат конференциясе оештырып, барлык сорауларга җавап бирде.

Атаклы татар галиме Роальд Сәгъдиев 1932 елның 26 декабрендә Мәскәүдә туа. Казанның 19 санлы мәктәбен тәмамлый. Югары белемен Мәскәү дәүләт университетында ала.

36 яшендә Советлар Берлеге Фәннәр академиясе академигы исеменә лаек була.

1973 елдан алып 1988 елга кадәр, 15 ел буена Советлар Берлегенең космик тикшеренүләр институты мөдире булып эшли.

1984 елда аңа плазма физикасы эше өчен Ленин премиясе бирелә.

1986 елда Социалистик хезмәт герое була. Күп санда фәнни казанышлары өчен башка бүләкләр һәм исемнәргә дә ия.

Роальд Сәгъдиев 1989 елдан бирле АКШның Мэриленд университетында эшли.
XS
SM
MD
LG