Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия очкычлары ватандашларын Сүриядән алып кайтты


Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Сүриядә яшәүче русияләрне бүген Мәскәүгә алып кайтты. Ике очкычта 77 кеше иде.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, кешеләрне аларның үтенечен истә тотып алып кайталар һәм бу эвакуация түгел.

Димәшктәге Русия консуллыгы мәгълүматларына караганда, Сүриядән 81 кеше китәргә теләк белдергән. Алар арасында нигездә сүрияләргә кияүгә чыккан хатын-кызлар, аларның балалары һәм ирләре. Бу кешеләр арасында казаннар да бар.
XS
SM
MD
LG