Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Депутатлар Байтимеров сүзләренә язылган Татарстан гимнын тыңлаячак


24 гыйнварда Татарстан дәүләт шурасы депутатлары республика гимны өчен иң яхшы текст бәйге комиссиясенең эш нәтиҗәсе белән танышачак. Бәйгегә тәкъдим ителгән 200 текст арасыннан, иң яхшысы дип шагыйрь Рамазан Байтимеров сүзләре табылган.

18 февральдә депутатлар Салих Сәдәшев исемендәге зур концертлар залы хоры башкаруында Байтимеров сүзләренә язылган гимнны тыңларга тиеш. «БИЗНЕС Online»га парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина белдерүенчә, гимнның ике куплеты татар, ике куплеты урыс телендә.

Байтимеров сүзләрен Рөстәм Яхин көенә салуны Татарстан дәүләт симфоник орестры башкарыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG