Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кабан күле хәзинәләре" фильмында уйнаган Воробьев АКШта реанимациядә


Алексей Воробьев
Алексей Воробьев

“Кабан күле хәзинәсе” фильмында төп рольне уйнаган җырчы, актер, композитор, “Евровидение-2011” бәйгесендә Русия данын яклаган Алексей Воробьев АКШта юл казасына очрап хәзер Лос-Анжелеста реанимациядә ята.

25 яшьлек актер Алексей Воробьев Америкада кабриолетта барганда икенче бер машина белән бәрелә. Нәтиҗәдә аның баш миенә зыян килә, күп җирләре сына. Җырчының менеджеры Леонид Дзюник белдерүенчә, хәзер Воробьев реанимациядә ята.

Алексей Воробьев Азатлык радиосының Казан бюросында
Алексей Воробьев Азатлык радиосының Казан бюросында
2011 елда актер Казанга “Кабан күле хәзинәләре” фильмында төшәргә килгәч “Азатлык” радиосында да булган иде. Ул анда бернәрсәгә дә карамастан, киләчәктә Америкага китәчәген әйтте.

“Әлегә Русиядә шушы фильмны төшерү өчен генә калдым. Аннан соң Мәскәүгә кайтам да, Америкага китәм. Фильм төшерүнең икенче өлеше башланганчы, мин бәлки тиз генә Мәскәүгә кайтып китәрмен.

Америкада мин иң танылган продюсерларның берсе RedOne белән килешү төзедем. Ул Леди Гага, Дженнифер Лопес, Энрике Иглесиас һәм башка бик күп танылган артистларга җырлар яза," дип, киләчәккә планнары белән уртаклашты Алексей Воробьев.

Ул Казанга беренче тапкыр гына килүен һәм аны бик ошатуын да әйтте. Шулай ук мондый проектта катнашуына бик шат булуын белдерде.

“Бу ниндидер бер гади кино түгел, ә тарих белән бәйле кино”, диде ул “Кабан күле хәзинәләре” турында.

Әлеге фильмны 2011 елның көзендә төшерә башладылар, хәзер ул инде әзер, тамашачыларга тәкъдим итүгә әзерләнә.

Бу фильмга кадәр Алексей Воробьев шул ук елның маенда Дюссельдорфта үткән "Евровидение-2011"дә Русия вәкиле буларак "Get You" җыры белән чыгыш ясаган иде.

XS
SM
MD
LG