Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә үтәчәк федераль сабантуйга әзерлек башланды


Федераль сабантуйга әзерлек уңаеннан, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге вәкиллек Төмәндә булды. Быел 13нче федераль сабантуй Төмән шәһәрендә узачак.

Татарстан вәкиллеге мәдәни һәм спорт чаралары уздыру урыннары белән танышты, сөйләшүләр алып барды. Әлегә сабантуйның кайчан узачагы төгәл билгеле түгел, әмма июль азагында шәһәр көне белән бергә оештыру тәкъдиме булган. Шулай ук Сабантуйның төп мәйданы да әле билгеләнмәгән. Татарстан вәкиллегенә “Геолог” стадионы тәкъдим ителгән.

Якын көннәрдә бәйрәмне оештыручылар бу мәсьәләне хәл итеп бетерәчәген ышандыра.
XS
SM
MD
LG