Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Ясәвиев ялгыз пикет өчен 20 мең сумга хөкем ителде


КФУ укытучысы Искәндәр Ясәвеев 26 декабрьдә узган пикетта
КФУ укытучысы Искәндәр Ясәвеев 26 декабрьдә узган пикетта

23 гыйнварда Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Дима Яковлев" канунына каршы ялгыз пикет оештырган Искәндәр Ясәвиевне хөкем итте.

КФУ укытучысы, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев урам чарасын канун бозулар белән уздыруда гаепләнә һәм дәүләткә 20 мең сум түләргә тиеш булачак.

Ясәвиев узган елның 26 декабрендә бер кешелек пикет уздырган иде. Аның таләбе – Дәүләт думасын тарату һәм “Дима Яковлев” канунына каршылык белдерү. "Дима Яковлев" кануны - АКШ гражданнарына Русиянең ятим балаларын уллыкка яки кызлыкка алуны тыючы канун. Ясәвиев чараны Русия президентының Кремль урамында урнашкан кабул итү бүлмәсе каршында уздырды.


Зарина Таскаева
Зарина Таскаева
Пикет урынында бер-берсеннән 50 метр ераклыкта шулай ук Эльвира Дмитриева һәм Зарина Таскаева да бар иде. Кызлар да бирегә оппозиция "хәсисләр кануны” дип атаган канунга каршылык белдерергә килгән.​

Пикет полиция күзәтүе астында уза. Хокук саклаучылар пикетчылар эшенә тыкшынмый. Урам чарасы тыныч кына тәмамлана.

Ләкин өч көннән соң активистлар административ хокук бозу турында беркетмәләр ала. Беркетмәгә караганда Ясәвиев алдан белдермичә урам чарасы уздыруда шикләнелә. Ә Дмитриева һәм Таскаевага пикет оештыру шартларын бозуда шик белдерелә.

Активистлар хокукый ярдәм эзләп Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать иткәннәр. “Без полиция хезмәткәрләренең ялгыз пикет оештыручыларга дәгъваларын нигезсез һәм канунсыз дип саныйбыз һәм моны мәхкәмәдә исбатлаячакбыз”, дип белдерә үзәкнең башлыгы Игорь Шолохов.

Бүген мәхкәмәдә ул болай дип белдерде: "Ялгыз пикет оештыру турында алдан белдерү кирәк түгел. Ә Ясәвиев ялгыз пикет уздырды, димәк, канун буенча эш итте".

Хөкемдар бер сәгатьлек киңәшмәдән соң Ясәвиевкә административ канун бозуда гаепләү карарын чыгарды һәм 20 мең сум күләмендә җәза түләүгә хөкем итте. Дмитриева һәм Таскаеваның эшләре туктатылды.

Искәндәр Ясәвиев элегрәк Азатлык радиосына “Мондый җәзалау, репрессияләү чаралары нәкъ кире нәтиҗәгә китерәчәк. Бернинди зыянсыз, беркемгә куркыныч тудырмаучы ялгыз пикетлар да, ялгыз пикетлар сериясе дә канунсыз дип игълан ителә. Бу протест чараларын кануни кысалардан читкә чыгара. Мондый полиция чаралары халыкта ризасызлыктан һәм каршылыктан башка бернигә дә китермәячәк. Хакимиятнең тиешсез чаралары протестларны арттыра гына һәм протестлар моңарчы күзәтелгәннән көчлерәк кенә булачак. Шөрепләрне кысу системдагы эчке басымны арттырачак кына”, дип белдергән иде.

Казанда "Ятим балалар турындагы" канунга каршы пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00
XS
SM
MD
LG